10 апрель 2020 яңалыклары
-
Баш эпидемиолог коронавирустан саклану өчен битлек кию кагыйдәләрен искәртте
«Битлек авызны гына түгел, борынны да капларга тиеш», — диде белгеч.
-
Бүген ИлСаф онлайн-концертлар марафонына кушыла
Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров һәм башкалар чыгыш ясады инде
-
11 апрельдән Татарстанда зиратларга керү мөмкинлеге чикләнә
Әлеге чара санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.
-
Юлдагыларның документлары тәртиптәме?
Агымдагы атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында йөк җибәрүчеләр һәм эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә бирә торган белешмәләрдән йөрү, шулай ук 2590 номерына смс-хәбәр җибәреп юлга чыгу кагыйдәләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде.
-
Нәзарәт сайтында рамазан ае турында сорауларга багышланган сәхифә ачылды
Биредә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе һәм башка файдалы мәгълүмат бар.
-
«Зур тәнәфес» бәйгесендә җиңүчеләргә вузда уку өчен бер миллион сум акча бирәләр
Иң яхшы 20 мәктәп икешәр миллион сум финанс ярдәме алачак.
-
Курчагын киендерүдән башлаган
Райондашларыбызның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрүдә төрле сәнәгать, хезмәт күрсәтү предприятиеләре һәм шәхси бизнесны үстерү төп юнәлеш булып тора. Үзләренең эшләрен башлап яхшы үрнәк күрсәтүче райондашларбыз турында сөйләү өчен “Сабам өчен хезмәт куям” рубрикасы ачарга булдык. Аның геройлары башкаларга тормыш үз урыннарын табарга зур этәргеч бирсен иде. Рубрикабызның беренче кунагы – спорт стилендәге киемнәр тегүче шәхси эшмәкәр Гүзәл Рәшит кызы Һилалетдинова.
-
Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча КФХларны сайлап алу конкурсы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
-
Тормышлары батырлыкка тиң!
Апрельнең тәүге көннәрендә Лесхоз бистәсендә яшәүче Бибикафия Хәким кызы Хәкимова – 90, Иске Икшермә авылында яшәүче Хәмдүниса Гәрәй кызы Гәрәева – 95 яшьлек юбилейларын каршыладылар.
-
«Мулла» фильмын интернетта түләүсез карарга мөмкин
«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелгән.
-
Укытучы да, укучы да өйдә, әмма белем алу дәвам итә
Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләрендәге 3773 бала «Укытучы – өйдә һәм укучы – өйдә» программасы нигезендә фән нигезләрен онлайн режимда үзләштерә.
-
Сәбәпсезгә чыгып йөрсәң...
Билгеле булганча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә 2020 елның 1 апрелендә кабул ителгән 99нчы Федераль закон нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3 статьясына үзгәрешләр кертелде. Саба районы суды шушы көннәрдә әлеге статьяның 2нче өлеше нигезендә кузгатылган административ хокук бозу турындагы беренче эшне карады.
-
1 июньгә кадәр кичектерелә
Саба ЗАГС бүлегенннән алынган мәгълүматларга караганда, районда демография хәле бераз яхшыру ягына үзгәргән. Әйтик, былтыр беренче кварталда 58 бәби туса, быел шушы чорда 64кә җиткән. Барысы 29 никах теркәлеп, гаилә коручылар ике тапкыр (былтыр –14) арткан
-
"Хатын-кыз игътибары" кайнар телефон линиясе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр авыр тормыш хәлендә калган хатын - кызлар өчен "Хатын-кыз игътибары" телефон линиясен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт адресы, яисә 8(800) 201-16-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты
Оператив штаб “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә. Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана.