Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәбәпсезгә чыгып йөрсәң...

Билгеле булганча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә 2020 елның 1 апрелендә кабул ителгән 99нчы Федераль закон нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3 статьясына үзгәрешләр кертелде. Саба районы суды шушы көннәрдә әлеге статьяның 2нче өлеше нигезендә кузгатылган административ хокук бозу турындагы беренче эшне карады.

Тикшерү ачыклаганча,  Олы Тиләҗе  авы­лында туган, Байлар Сабасында теркәлгән 1965 елгы С. 3 апрельдә Миңгәр авылына барып  чыга. Ә  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  “Татарстан Рес­публикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында” карары нигезендә ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү һәм кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларыннан, шулай ук  гамәлгә ашыру чикләнмәгән товарлар сатып  алырга бару, яшәү (тору) урыныннан 100 метрдан артмаган арада йорт хайваннарын йөртү, көнкүреш  калдыклары  контейнерларына  чүп чыгару очракларыннан тыш, яшәү (тору) урыныннан китү тыелган. Моннан тыш Татарстан Республикасы территориясе буенча хәрәкәт итү эш бирүче документы (белешмәсе) булганда һәм медицина  учреждениесенә, кредит оешмасына,  судка бару өчен  портал аша СМС-сервистан махсус  код алынганда рөхсәт ителә. Ә С.ның  Миңгәр авылында булуы санап  кителгән очракларның берсенә  дә туры  килми. Әлеге  очракта административ  хокук бозучыга КоАПның 6.3 статьясы нигезендә 15 меңнән алып 40 мең сумга  кадәр штраф  каралган.  Суд  карары  чыгарылганда С.ның гаебен тануы, матди хәле исәпкә  алынды. Нәтиҗәдә  аңа  штраф КоАпның 4.1 статьясына нигезләнеп  ике тапкыр киметелде, ягъни 7500 сум  күләмендә билгеләнде.

Суд судында   2020 елның 7 апреленә КоАПның  6.3нчы статьясы буенча  барысы 9 ад­министратив  эш каралып,  гаеп­леләрнең  барысы да 7500 сум   күләмендә штрафка тартылды.

Рәдис Хәлимов, район   суды  администраторы

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев