Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Курчагын киендерүдән башлаган

Райондашларыбызның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрүдә төрле сәнәгать, хезмәт күрсәтү предприятиеләре һәм шәхси бизнесны үстерү төп юнәлеш булып тора. Үзләренең эшләрен башлап яхшы үрнәк күрсәтүче райондашларбыз турында сөйләү өчен “Сабам өчен хезмәт куям” рубрикасы ачарга булдык. Аның геройлары башкаларга тормыш үз урыннарын табарга зур этәргеч бирсен иде. Рубрикабызның беренче кунагы – спорт стилендәге киемнәр тегүче шәхси эшмәкәр Гүзәл Рәшит кызы Һилалетдинова.

Гүзәл – Килдебәк  авылы кызы. Курчаклар белән  мәш килгән бала вакытыннан  ук аларга киемнәр киертеп уйнарга  яраткан. Мәктәптә укыганда  күңелендә дизайнер булу  хыялы бөреләнгән.  Теләген чынга  ашыру  максатында Казан технология һәм дизайн көллиятенә укырга кергән. Группада 27 кыз булалар. Өч  ел уку дәверендә 17гә калалар. Гүзәлгә дә шактый кыенга килә, укырга кергәндә курсташлары арасында тегә белмәгән бердәнбер кыз була ул. Аннан көлеп карыйлар. Шул вакытта рухын әнисе күтәрә, үзе дә бик үҗәтлек  күрсәтә. Барлык  сынауларны җиңеп,  көллиятне  бик   яхшы билгеләренә тәмамлый. “Имтихан   өч  көн барды,  камера  аша Мәскәүдән күзәтеп тордылар.  Укытучыларның ярдәм иткәнен күрсәләр, аларны да эштән куачаклар иде”,– ди Гүзәл. Гомумән, үз һөнәренең осталары махсус  урта белем бирү йортларында  белем алучылардан  чыга,  аларны өйрәтүгә таләп зур.  Гүзәл дә  шуларның  берсе. Әмма үз эшеңне  башлаганда  кулда   диплом булудан тыш, башлангыч  капитал да  кирәк. Гүзәлгә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  ярдәмгә  килә, махсус программа аша бирелгән  акчага тегү машинасы, оверлок сатып ала. Башта клиентларны балалар мендәрләре белән үзенә җәлеп итә. Аларны сатып бераз акча туплагач, Төркиядән сыйфатлы тукымалар  кайтарта да, һәркемнең  диярлек гардеробында булырга тиешле  спорт киемнәре тегүгә   күчә. “Иң элек өлге  ясыйм,  кирәкмәгән тукымадан аны  тегеп  карыйм. Үземә ошый торган кием формасы килеп  чыга  икән, әзер товар барлыкка  килә. Башта бер кием өчен көн алып утырырга  туры  килсә,  хәзер  өч  сәгать җитә. Алга таба тагын да камилләшермен дип  уйлыйм”,– ди  Гүзәл.

Аның тәнгә  ятышлы киемнәре стиленә инде артистлар да игътибар итәргә өлгергән. Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъмәтуллина, Марат Яруллин, тамада Рәдиф Әхмәдиев аның интернет челтәрләренә куйган  киемнәрен ошатып үзләре  элемтәгә чыкканнар һәм Гүзәл  аларның  заказларын  бар   күңел җылысын  салып  үтәгән.

Аның үз бизнесын булдырганын белгәннән соң, авылдашы, Татарстан  Дәүләт Советы депутаты Марат  Галиев та  киңәшләрен  биргән. Ярдәм  кирәк булса, булышырга  әзер икәнлеген  белдергән.  Гүзәлнең  планнары зурдан, димәк, депутат булышлыгы бик  вакытлы булачак. Хәзерге  вакытта  өенең бер бүлмәсен  остаханәгә әверелдергән шәхси эшмәкәр алга таба Килдебәктә  бушап калган  кибетне ремонтлап, тегү  цехы итеп  үзгәртергә, рәсми  эш стилендәге  киемнәр дә тегәргә хыяллана. Төрле  эшлекле  чаралар  уңаеннан оештырылган күргәзмәләрдә аның янына заманча, үзенчәлекле стильдәге киемнәр белән  кызыксынучылар җыела, инстаграм дуслары да арта бара. Модалар дөньясында  үз брендын булдырырга  омтылучы  Гүзәл  Һилалетдинованың максатчанлыгы, тырышлыгы  сокландырырлык һәм  күп  яшьләргә менә  дигән  үрнәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев