Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укытучы да, укучы да өйдә, әмма белем алу дәвам итә

Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләрендәге 3773 бала «Укытучы – өйдә һәм укучы – өйдә» программасы нигезендә фән нигезләрен онлайн режимда үзләштерә.

undefined3г сыйныфы укытучысы Гөлфия Хөсәенова укучыларына сыйфатлы белем бирүдә барлык интернет ресурслардан файдалана

Илкүләм коронавируска бәйле катлаулы вәзгыять мәгариф хезмәткәрләре өчен аеруча  зур үзгәреш кертте: барлык белем бирү учреждениеләре язгы каникулдан соң  дистанцияле, ягьни читтән торып  укуга күчтеләр. Район мәгариф идарәсе тарафыннан  әлеге төр укуга күчү системасы ныклап өйрәнелде, белем бирүнең бөтен нечкәлекләре, үзенчәлекләре барланды. Яз­гы каникулга киткәнче үк, 19, 20, 21  мартта  укучылар белән дистанцияле уку буенча дәресләр үткәрелеп карап,  беренче тәҗрибә булдырылды. Бүгенге көндә интернет технологияләрнең мөмкинлеге зур, әмма гаиләдә берничә бала булганда 1 компьютердан файдалану  хәл­ит­кеч мәсьәләгә әверелде. Мәгариф хезмәткәрләре үз чиратларында яңача  белем бирү тәртибе буенча борчылсалар,   әти-әниләр  дә күп сораулар алдында калды. Онлайн дәресләрне ничек ачарга, баланы ничек яңа тәртипкә өйрәтергә, яңача укуны кабул итеп бетерә алмаса, нишләргә? Инде бу сорауларга  ачыклык кертелә башлады. «Иң мөһиме, моның вакытлы күренеш икәнлеген дөрес кабул итә белергә кирәк. Бүгенге илдәге вәзгыять белем бирү режимын үзгәртүне таләп итә, моңа һәркемнең дә яраклашуы  мөһим. Куркырга, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Бүген  бигрәк тә укытучыларга зур йөкләмә  куела.  Бер өйдә берничә бала булуын һәм интернет белән өзеклекләр булдырмауны искә алып,  аерым расписаниеләр булдырылды.  V-ХI сыйныфлар өчен дәресләр  7 сәгать 40 минутта, башлангыч сыйныфларныкы 12.00 сәгатьтә башлана.  Түбән сыйныфларның 1нче дәресләре әти-әниләрнең төшке ашы вакытында  башлануы аларга уңайлылык тудыру максатыннан эшләнде.  Укулар 6 апрельдән башланды, әлегә белем алуда  өзеклекләр, интернет белән бәйле каршылыклар күзәтелгәне  юк.  Дәресләр тиешле тәртип буенча алып барыла, гадәттәгечә, яңа темалар аңлатыла, өй эше бирелә, язма эшләр  тикшерелә, билгеләр куела», – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров.  Җитәкче әйтүенчә, 8 апрельдән түгәрәкләр дә тиешле расписаниедә онлайн тәртиптә  башланган. Дистанцияле уку берничә төрле программа буенча алып барыла.  Балалар интернет челтәрләрдән Учи.ру, Открытая школа, Яндекс Учебник, РЭШ электрон белем бирү ресурсларыннан  файдаланалар.  Яңа видеочатлар укытучы иң элек экранда бөтен балаларның да дәрескә ныклап  әзерлеген күреп эшне башлау, аралашу мөмкинлеге бирә. 

«Нигездә  укытучылар үзлә­ре­нең методикалары өчен уңайлы булган төрле программа­лар белән  эшләсәләр дә,  өс­тенлекне,  «ZOOM” платформасы  ала. Чөнки ул укытучыга укучылар белән читтән торып конференц  элемтәгә кереп, күреп аралашу мөмкинлеге бирә. Укучылар моңа кадәр дә  интернет технологияләр белән таныш,  аларга дистанцияле уку авырлык тудырды дип әйтү дөрес булмас.  Дәресләрдә әлеге платформалардан күпмедер дәрәҗәдә файдаланалар иде,  информацион коммуникатив  технология мөм­кинлекләре ярдәмендә уздырылган дәресләр алар өчен ят түгел, ул бары ки­ңәйтелде генә.  Мәгариф өл­кәсендә барысы да моңа кадәр булган тәртиптә, штатлы расписание буенча башкарыла. Укучыларның дәүләт йомгаклау аттестацияләренә дә әзерлек  дәвам итә», – дип ачыклык кертте район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Капитонова.

«Бу уку елында гимназиядә 1023 бала белем ала. Бүгенге көндә гимназиянең барлык укучылары да дистанцияле укуларга тартылды. Сыйныф җитәкчеләре ярдәме белән укучыларның мөмкинлекләре җентекләп тикшерелде. Уку материалын тиешенчә үз­ләш­терүне оештыру  максатыннан аз керемле һәм күп балалы гаиләләр техник җиһазлар белән тәэмин ителделәр. Гимназия коллективы укучыларга сыйфатлы белем бирүдә барлык көчен куя.   IХ,  ХI нче чыгарылыш сыйныф укучылары укытучылары җитәкчелегендә консультацияләрдә ФИПИ, Ре­шу ОГЭ, Решу ЕГЭ сайтларына таянып, дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Дәресләрдән соң да төрле түгәрәк, секцияләрдә шөгыльләнеп өстәмә белем алалар. Әлбәттә, эшне оештырганда кайбер кыенлыклар күзәтелергә мөмкин. Без аларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз.  Бүгенге вәзгыятьнең җитдилеген аңлап, безгә һәрчак ярдәмгә килүче әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәсебез ки­лә», - ди гимназия директоры Айнур Шәймәрданов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев