Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 июньгә кадәр кичектерелә

Саба ЗАГС бүлегенннән алынган мәгълүматларга караганда, районда демография хәле бераз яхшыру ягына үзгәргән. Әйтик, былтыр беренче кварталда 58 бәби туса, быел шушы чорда 64кә җиткән. Барысы 29 никах теркәлеп, гаилә коручылар ике тапкыр (былтыр –14) арткан

Таркалган  гаиләләр  саны 5 кә (былтыр – 17, быел – 12) кимегән. Шулай  ук үлем-җитем  очраклары да 4кә азрак. Тик шунысы   күңелсез, коронавиуска бәйле вәзгыять аркасында  никахларны теркәү 2020 елның 1 июненә кадәр кичектерелә.  Шулай ук төрле  сәбәпләр аркасында таркалу  хәленә  җиткән гаиләләргә дә аерылышуны рәсми теркәүне кичектереп торырга  кирәк булачак. Апрель,  май  айларына билгеләнгән  теркәлүләр 1  июньнән  соңгы  вакытка күчерелә  (кияү һәм кәләш белән килешү нигезендә). Бала  туган  һәм  кеше вафат  булган  очракта, дәүләт теркәве алдан язылу нигезендә башкарыла.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X