Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлдагыларның документлары тәртиптәме?

Агымдагы атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында йөк җибәрүчеләр һәм эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә бирә торган белешмәләрдән йөрү, шулай ук 2590 номерына смс-хәбәр җибәреп юлга чыгу кагыйдәләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде.

undefinedИнспектор Аяз Каюмов транспортта баручыларның документларын тикшерә

Инспекторлар юлларда машиналарны туктаттылар, автомобиль   йөртүчеләрнең  юлга чыгу сәбәпләрен  ачыкладылар. Транспорт  хуҗалары  моны эш бирүчеләр тарафыннан язылган белешмәләр   күрсәтеп раслады. “Мин пекарняда пешерелгән икмәк-булка  әйберләрен  район кибетләренә ташыйм. Барлык  саклану  чараларын үтибез:  йөздә – битлек,  кулларда – перчатка, эш  урыныннан белешмә  бирелгән,  даими тикшереп  торалар”,– диде экспедитор Мәҗит Шәрифуллин. Коронавирус дип халык икмәксез тора  алмый. Шуңа да рейд үткәрүчеләр аңа хәерле юл теләделәр. Гомумән, халык хуҗалыгы өчен   кичектергесез товарлар ташучыларның, коммуналь хезмәт күрсәтергә авылларга баручыларның  документлары тәртиптә булып  чыкты. Кукмарадан районыбыз аша Казанга  китеп баручы Шәрәфиевлар  исә республика халкы өчен кертелгән смс-белешмә хезмәтеннән  файдаланганнар.”Иртән, хастаханәдән табиб килергә кушкач, 2590 номерына хәбәр җибәреп, теркәлү  уздык. Казанга  баруның  максаты – ашыгыч  медицина  ярдәме  алу, вакытында хастаханәдә булырбыз дип уйлыйм”,– диде Алинә.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы  урынбасары  Сәйдәш Латыйпов аңлатканча, үзизоляция  чорында район биләмәсендә хәрәкәт итү буенча  мобиль төркем булдырылган, алар төрле юнәлешләрдә эшлиләр, автомобиль йөртүчеләргә тиешле  таләпләрен үтәмәгән  өчен административ җаваплылык хакында аңлаталар. “Башта эш  урыныннан бирелгән белешмә белән төнлә дә йөрүчеләр ачыкланган  иде. Хәзер кагыйдәләрне бозучылар кимеде.  Берничә кеше  коронавирус пандемиясе таралу куркынычы белән бәйле чикләү таләпләрен үтәмәгән өчен Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан җаваплылыкка тартылды. Югыйсә сәламәтлегебез үзебез өчен”,– диде ул.

Татарстанда үзизоляция режимы эпидемиологик хәл яхшырганчы  дәвам итәчәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев