Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тормышлары батырлыкка тиң!

Апрельнең тәүге көннәрендә Лесхоз бистәсендә яшәүче Бибикафия Хәким кызы Хәкимова – 90, Иске Икшермә авылында яшәүче Хәмдүниса Гәрәй кызы Гәрәева – 95 яшьлек юбилейларын каршыладылар.

Сабабаш авылында туган Бибикафия апа  ишле гаиләдә бишенче бала була. Әмма  иркәләнеп кенә үсәргә насыйп булмый. Яшьтәшләре кебек аның да балачагын сугыш урлый. Дүртенче сыйныфны тәмамлауга күтәртмәле чабата киеп урман кисү, ботак чабу кебек авыр эшләр аның өлешенә дә күп тия. Беренче хезмәт юлын Саба Лесхозында башлап, 21 ел ашханәдә пешекче булып, үз эшен намус белән башкара. «Бибикафия апа пешергән карабодай  боткасының  тәме һаман да саклана», – дип искә алалар эшчеләр аның турында. Бибикафия апа кадер-хөрмәттә,  туганы Миннихаҗәр апа белән Лесхозда гомер кичерә.

Хәмдүнисә апа Гәрәева алдына язмыш кечкенәдән зур сынаулар куя. Язлы Арташ авылында башлангыч белем алганнан соң,  1941 елда Завод-Нырты мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый.  Сугыш елларында окоп казый, урман кисә, атлар карый, яшелчәләр үстерә. 1949 елда әнисе вафат булып,  үзеннән кече өч туганы аның җилкәсендә кала.  Сеңлесен һәм ике энесен тәрбияләп үстерү өчен бар көчен куя. Бу көннәрдә аннан никадәр батырлык, тырышлык соралганын ул үзе генә белә.  1960 елда кладовщик булып эшли башлый. Аннан «Икшермә» совхозына эшкә күчерелә. 1967-1969 елларда Иске Икшермә авыл Советы депутаты итеп сайлана. Бүгенге көндә Хәмдүниса апа  Иске Икшермә авылында кызы тәрбиясендә яши.  Ике оныгы бар.

Мөхтәрәм юбиляр ветераннарны район җитәкчеләре гомер бәйрәмнәре белән котлап, олы ихтирам һәм изге теләкләр җиткерделәр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев