Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Зур тәнәфес» бәйгесендә җиңүчеләргә вузда уку өчен бер миллион сум акча бирәләр

Иң яхшы 20 мәктәп икешәр миллион сум финанс ярдәме алачак.

8-10 сыйныф укучылары өчен «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы 28 мартта башланды һәм октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр БольшаяПеремена.онлайн сайтында 23 июньгә кадәр теркәлергә тиеш. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Зур тәнәфес»тә җиңүчеләр (10 сыйныфта укучы 300 бала) югары уку йортында белем алу өчен берәр миллион сум акча алачак (акчаларны шулай ук уку урынына бару яки, бюджет бүлегенә кергән очракта, ипотека түләүгә тотарга мөмкин). Шулай ук, җиңүчеләрнең югары уку йортына керү өчен казанышлар портфолиосына 5 балл өстәлә.

8-9 сыйныф укучылары (300 җиңүче) өстәмә белем һәм үсеш өчен 200әр мең сум акча ала. Финалистларның барысына да (1200 кеше) «Артек»ка юлламалар тапшырыла. Иң яхшы 20 мәктәп финанс ярдәме ала (икешәр миллион сум), ә финалистларны әзерләгән педагоглар илнең иң яхшы үзәкләрендә белем бирү программаларын узу мөмкилегенә ия була..

Сынауларының беренче өлеше дистанцион рәвештә БольшаяПеремена.онлайн сайтында үтәчәк. Турыдан-туры этаплар 2020 елның 20 июленнән башлана. Конкурсның билгеле бер этабында катнашучыларга яраткан укытучылары да кушыла ала - алар бергәләп кейсларны чишү этапларын уза, ярымфиналларда һәм финалларда катнашырга мөмкин.

mon.tatarstan.ru

Конкурсның төп максаты - һәр яшүсмергә үз уникаль сәләтен ачарга мөмкинлек бирү. Укучылар эрудиция, профориентация, интеллект буенча һөнәри тестлар уза, белем бирү программаларына керү мөмкинлеге һәм фән, финанс, мәгариф, сәнгать һәм спорт өлкәләрендә әйдәп баручы экспертларның киңәшләрен ала алачак.

Конкурсны оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, «ПроеКТОриЯ» проекты, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, «Роспатриотцентр»ФДБУ. Партнерлар: Mail.ru Group («ВКонтакте»), Россия Саклык Банкы. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев