Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш эпидемиолог коронавирустан саклану өчен битлек кию кагыйдәләрен искәртте

«Битлек авызны гына түгел, борынны да капларга тиеш», — диде белгеч.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов коронавирустан саклану өчен битлек кию кагыйдәләрен искәртте.

«Битлекләр киюнең төрле вариантлары бар. Авыру кеше генә түгел, сәламәт кешегә дә кияргә мөмкин, ләкин кеше күп булган урыннарда гына кирәк. Әйтик, машинада бер генә кеше барса, ихтыяҗ юк», — диде ул.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, битлек һәр ике сәгать саен алмаштырылырга тиеш. «Кайчак транспортта, урамда пычрак яки озак кулланган битлектән баручыларны күрергә туры килә, аның файдасы юк, ул микроблар үрчү чарасы гына булырга мөмкин. Битлек авызны гына түгел, борынны да капларга тиеш», — диде белгеч.

Баш эпидемиолог лифтта яки башка урында ташлап калдырылган битлекләр дә инфекция чыганагы булу мөмкинлеген искәртте.

Аның сүзләренчә, коронавирустан саклану өчен күзлек анализ алучы табибларга гына кирәк булырга мөмкин. Калганнарга килгәндә, авырулар белән тыгыз контактта булмаса, күзлек кию мәгънәсез. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев