Саба таңнары

Очрашу насыйп булмагач...

Бу хәл 1945 елның 5 авгус­тында Чирмешән районында була. Ут-суларны кичеп, җиңү яулап, туган җиренә исән-имин кайтып җиткән Галимҗан Сөләймановны бандитлар атып үтерә. Галимҗан ага Чирмешән районының иң укымышлы, күренекле кешеләренең берсе була. Сугышка кадәр Казанда партия мәктәбендә укый. Чирмешән (ул вакытта Беренче Май районы) райкомында оештыручы-ин­структор, МТСта партия оешмасы...

Бу хәл 1945 елның 5 авгус­тында Чирмешән районында була. Ут-суларны кичеп, җиңү яулап, туган җиренә исән-имин кайтып җиткән Галимҗан Сөләймановны бандитлар атып үтерә.

Галимҗан ага Чирмешән районының иң укымышлы, күренекле кешеләренең берсе була. Сугышка кадәр Казанда партия мәктәбендә укый. Чирмешән (ул вакытта Беренче Май районы) райкомында оештыручы-ин­структор, МТСта партия оешмасы секретаре, директор урынбасары була. Аннан колхозга рәис итеп билгелиләр. Илдә сугыш башлана. Ә Сөләймановта исә оештыру сәләте бик көчле була. Районда иң зур хуҗалыкларның берсе булган Орджоникидзе исемен­дәге колхоз рәисен бронь белән калдыралар. Хуҗалык белән идарә итү көннән-көн авырлаша. Халык тилмереп җан асрый. Хәлсез кешеләр­не эшләтергә кирәк. Уйлана да, сугышка китәргә карар кылып, гариза яза. "Әти киткәннән соң хуҗалыкны өч колхозга бүлделәр", - дип искә ала бүген 92 яше белән баручы кызы Зөһрә апа.

Сугышта да батыр була Сөләйманов. Шактый шә­һәр­ләрне азат итүдә катнаша. "Кызыл Йолдыз" орденына тәкъдим ителә. Өч тапкыр "Батырлык өчен" медале бирелә, Сталин әмере белән Рәхмәт хаты тапшырыла.

- Бабай сугышка киткәч, әниләрнең йортлары яна, - ди оныгы Фоат Гатин. - Көч-хәл белән торырлык йорт салып, сыер җигеп, урманнан утын ташып көн күрә алар. Бик авыр тормышта яшиләр. Әби гомер буе авырган. Бар авырлык өлкән балаларга төшкән.

Ниһаять, сугыш бетә. Әтиләренең кайту хәбәрен ала алар. 16 яшьлек Әнвәр, ат җигеп, әтисен каршы алырга Чирмешәнгә китә. Галимҗан аганың дәрәҗәсе зур була. Ул чактагы район башлыгы аны үзе каршылый. Төнлә юлга кузгалмас­ка, иртән китәргә киңәш итә. Әмма ничә ел гаиләсен күр­мәгән ир кайтырга була. Туган җирләр сагындырган шул. Төнгә таба улы Әнвәр белән авылга таба кузгалалар.

Түбән Кәминкә авылына кайтып җитәргә 10 чакрым чамасы калгач, каршыларына ике кеше килеп чыга. Аттан төшүләрен сорыйлар. Әмма сугыш уты кичкән Га­лимҗан аларның бу әме­ре­нә буйсынмый. Баруын дә­вам итә. Бандитлар коралдан ата башлагач, хәлнең яхшыга бармавын бик тиз аңлап ала. Яраланган ата улына төн караңгы­лыгына кереп качарга куша. Әнвәр шулай итә дә. Бандитлар, ша­һит калмасын дип, аны эзли башлый. Бәрәңге буразнасы арасында качып яткан Әнвәр яныннан әллә ничә тапкыр әй­лә­неп үтсә­ләр дә, таба алмыйлар. Эне­кәшем Әнвәрне Ходай саклагандыр, дип искә ала бүген Зөһрә апа. Каршы алырга дип килгән ат һәм арбаны, сугыштан алып кайткан күчтәнәчләрне алып, бандитлар китеп бара. Бераз тынычлангач, Әнвәр әти­сенә ярдәмгә ашыга. Ул вакытта Галимҗан ага исән була, сөйләшеп алалар. "Әти, бу кешеләр кемнәр иде, нигә аттылар?" - дип сорый малай. "Начар кешеләр иде алар, шуңа аттылар", - ди ата. Бераздан эчәргә су сорый. Ән­вәр су табып алып кил­гәндә, ул инде җан биргән була.

Ә гаилә төн буе аларның кайтуын көтә. Кайтмыйлар да кайтмыйлар... Зөһрә апа йокымсырап китә. Шул вакыт төш күрә. Әтисе белән күре­шергә дип килә, каршыда калын пыяла барлыкка килә дә, күрешә алмыйлар. Иртән кайгылы хәбәр килеп ирешә...

Өч елдан әлеге җинаять­не эшләгән кешеләрне тоталар. Җинаятьчеләр Чистай төрмәсеннән ат урлап качкан бер ир белән хатын була. Югары суд сугыштан исән-имин кайткан ветеран­ның гомерен өзгән әлеге адәмнәрне атарга дигән җәза билгели. Бу аларның беренче генә җинаятьләре булмый. "Без­нең әти алар һөҗүм иткән 19 нчы кеше булган", - дип искә ала Зөһрә апа.

- Алар ул елларда кеше талап, үтереп йөргәннәр, - ди оныгы Фоат. - Кем белә, бәлкем, алар аны да стан­ция­дән үк күзәткәннәрдер. Бабайны район җитәкчесе каршы алгач, бай дип тә уйлаганнардыр. Ә аны авылда авыр тормышта яшәүче хатыны, балалары көткәнлеге турында башларына да ки­тер­мәгәннәр.

Нинди генә авыр тормышта калсалар да, Галим­җан аганың балалары Зөһ­рә, Әнвәр, Әсхәт, Флүр, Сания, Клара, Фаһирә бөтенесе дә белем алып, кайсы һөнә­ри уку йорты, кайсы ул чорда ук институт бетергән. Җи­тәкче дәрәҗәләренә иреш­кән­нәр. Шул вакытта үлем­нән чак кына исән калган Әнвәр, сәүдә системасына китеп, Васильевода директор булган. 1986 елда кисәк кенә авырый башлап, үлеп китә. "Энем бик башлы кеше иде. Әтинең фаҗигале үле­мен дә үз күзләре белән күр­де, тормышта башка хәсрәт­ләр дә башыннан узды", - дип искә ала Зөһрә апа аның турында.

Фоат абый бабасының үлеме турында бик озак уйланып йөри. Район җитәк­челәре белән киңәшләшеп, район үзәгендәге батырлар аллеясы янәшәсендә обелиск урнаштырырга теләге барлыгын җиткерә. Билгеле, бу яклау таба. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган ел тантаналы шартларда Галим­җан Сөләйманов исеме мәң­геләштерелә. Атып үтерел­гән урынына бу көннәрдә истәлек ташы да куелган.

    Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
    Ватаным Татарстан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: