Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өендә “картлар йорты” ачкан

“Татарстан” журналы ел дәвамында республикабызның төрле районнары буенча сәяхәт кыла. Авыллардан зур тәэсирләр белән кайтабыз, кайчакта сөенеп, кайчакта көенеп… Һәм һәр төбәктә үзенчәлекле, яшәү рәвеше, тормышка карашы белән башкаларга охшамаган кешеләр белән танышабыз. Кайткач алар турында хезмәттәшләргә дә сөйлибез.

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылына килгәч, җирле үзидарә рәисе безне биредәге “картлар йорты”на алып китте. Мондый хәлне күрү түгел, ишеткәнем дә юк иде. Баксаң, 61 яшендәге Фирдәүсә апа Хөсәенова өендә өч авыру әбине карый. Әбиләрнең пенсиясен санамаганда, дәүләттән бер тиен дә акча алмый икән.

Фирдәүсә апаның йорты әллә ни зур түгел, дөрес, ике яклы. Өч ир бала үстергән ул, алар читтә. Тормыш иптәше күптән вафат икән.

— Тәрбиягә алган беренче әбием Нурания апа Мөхәммәтҗанова булды, — дип сөйләде Фирдәүсә апа. – Без аның белән күп еллар Албаба сөт-май заводында эшләдек, дуслар идек. Нурания апаны картлар йортына җибәрәләр, дип ишеттем. 2009 ел иде ул. Киттем Норлатка, Нурания апа янына. Йөри алмас дәрәҗәгә килгән, аяклары шешкән. Күз яше белән елый: “Картлар йортына барасым килми”, — ди. Карар кешесе дә юк, балалар тапмаган ул. “Әйдә, үзебезгә алып кайтам”, — дидем. Әбием теләп ризалашты…

Фирдәүсә апа әбиләрнең һәркайсына, зур булмаса да, аерым бүлмә ясаткан. “Минем беренче палатада Нурания апа тора, икенчесендә — Надя апа, өченчесендә — Әлфия апа”, — ди ул, уенын-чынын бергә кушып. Әбиләр, үзләре дә: “Киттем әле палатама”, — дип сөйләшә.

— Ни өчен палата, каян чыккан сүз? — дим Фирдәүсә апага.

— Әлфия апа гомере буе Норлат хастаханәсендә санитарка булып эшләде. Картлык көнендә азрак акылы бутала башлады. Монда яшәүне ул эше дип кабул итә. “Мин икенче палатага барып киләм”, — дип сөйләшә. Аңа кушылып, мин дә шулай дип йөри башладым.

Әлфия апага 84 яшь икән. Фирдәүсә апа, әбине Норлат хастаханәсенә табибка күренергә барган җиреннән алып кайта.

– Cөт-май заводында эшләгәндә ике аягым да нык пеште, озак кына хастахәнәдә яттым. Шулвакыт Әлфия апа мине үз кызыдай карады. Мин аңа бик рәхмәтле идем. “Картлар йортына алып китәләр дигәч, йөрәгем түзмәде, — ди Фирдәүсә апа.

Әлфия апаның күрше авылда бердәнбер улы да бар икән. Дүрт ел эчендә ир ике тапкыр анасы янына килгән, анда да акча сорап!

Өченче әби — Надежда Юдина, ул Фирдәүсә апа тәрбиясендә әле ике ел гына яши. Ул күрше Косякау авылыннан. Әбинең язмышы тагын да фаҗигале: улы кыйналуында яшәгән. Улы шуның өчен өч ел төрмәдә утырган. Тик иреккә чыккач та, ул тиешле кеше газиз әнисен җәберләвен туктатмый – кыйнап, кул башына кадәр сындырган.

— Районның социаль яклау идарәсендә эшләүче кызлар шалтыратты, — ди Фирдәүсә апа. – 2015 елның көзе иде ул. “Авыр шартларда яшәүче бер әби бар. Аны да тәрбиягә аласың килмиме? Ике янына өченчесе сыймасмы икән”, — диләр. Башта икеләндем, ярый ла болары белгән, якын кешеләр! Аннан ризалык бирдем инде, аяк-кулларым йөргәндә карарга кыенсынмыйм.

Әбиләр белән дә сөйләшеп алдык. Хуҗабикәгә рәхмәт укыйлар: камыр ризыклары да пешереп тора, карый, ашата, атна саен мунча кертә, диләр. Чыннан да, өйдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Әбиләр дә чиста-пөхтә киенгән.

Менә шундый кеше яши Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында. Балалары үз аналарын карамаган заманда Фирдәүсә апа уфтанмый, сыкранмый чит әбиләрне тәрбия кыла. Риясыз, тынгы белмәс бу апага Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен.

Фото: http://protatarstan.ru

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев