Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Кибәче, Икшермә авыл җирлекләрендә җыеннар үтте: халыкка IP-ТВ һәм АЗС кирәк

Дүшәмбедән башланган җыеннар Олы Кибәче, Икшермә авыл җирлекләрендә дәвам итте. Район җитәкчеләре белән очрашуга килүчеләр хәл итәсе проблемаларны күтәрде. Иске Икшермә халкы Октябрь урамына "яткан полицейский" ясауны сорады. Татар Икшермәсендә 13 бала йөргән бакчада мөдир штаты булмавы турында да әйтелде. Өчнарат авылында яшәүчеләр язмача рәвештә биргән сорауга 21 кеше имзасын...

Дүшәмбедән башланган җыеннар Олы Кибәче, Икшермә авыл җирлекләрендә дәвам итте. Район җитәкчеләре белән очрашуга килүчеләр хәл итәсе проблемаларны күтәрде. Иске Икшермә халкы Октябрь урамына "яткан полицейский" ясауны сорады. Татар Икшермәсендә 13 бала йөргән бакчада мөдир штаты булмавы турында да әйтелде. Өчнарат авылында яшәүчеләр язмача рәвештә биргән сорауга 21 кеше имзасын куйган иде. Алар интерактив телевидение каналларын карау өчен техник шартлар булдыруны сорый. Мондый мөмкинлектән Кече Кибәченең аргы башында яшәүчеләр дә мәхрүм икән. Мәктәп янындагы АТСның (шкаф) гына көче җитеп бетми. Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүчеләрнең ягулык салу станциясенә дә (АЗС) ихтыяҗы зур, Те­ләчегә яки Сабага барып килү өчен үзенә хәйран бензин тотарга кирәк. Бер генә ишекле Төбәк клубына янкорма эшләп булмасмы, дип тә сорадылар. Җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләргә башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов җавап бирде. АЗС төзергә теләк белдерүче эшмәкәр табылса, ярдәм булачак, диелде. Шулай ук күтәрелгән башка проблемалар да өйрәнеләчәк. Төбәк авылында үзара салымга төзелгән спорт мәйданчыгын яктыртуга һәм киртәләп алуга кагылышлы сорауга җирлек башлыгы Айрат Сафин җавап бирде һәм актив тормыш позициясендә булган, ниндидер эштә үрнәк күрсәткән авылдашларына Рәхмәт хатлары да тапшырды. Әйтик, былтыр Рәфидә Ахунова шәхси хуҗалыгыннан 21 мең литр сөт саткан һәм 400 мең сум өстәмә керем алган.

Сатыш мәдәният йортында үткән җыенда җир­лек башлыгы Фаил Шә­фигуллин ел дәва­мында башкарылган эш­кә, бюджет үтәлешенә, энергия ресурсларыннан файдалануга анализ ясады, учреждениеләрдә электр энергиясе, газ, үзара салым акчасының тотылышы белән таныштырды. Ветеринар Якуб Мөхәммәтгалиев чыгышыннан соң, халыкка терлек үләксәләрен җыйнауны оештыру буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерелде. Җыенда җирле үзидарә эшчәнлеген бәяләп чыгыш ясаган район башлыгы Рәис Миңнеханов ветеринария хезмәтенә аерым басым ясап, урамда йөри торган этләрнең үрчүен киметү максатында стерильләштерү чараларын көчәйтергә тәкъдим итте. Түбән Шытсу авыл җирлегендә уздырылган җыенда Югары Шытсуда яшәүчеләр телефон кертә алмауларына зар белдерделәр. Язмача сорауда "Гариза язганга бер ел булды. Телефон кермәгәч, балалар интернеттан да файдалана, без "Летай" телевидениесен карый алмыйбыз",-диелгән иде. Р.Гасыймов якындагы елда проблеманың уңай хәл ителәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев