Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онкология авырулы Айгөл Фазыйлова гистология нәтиҗәләре турында сөйләде

Март ахырында яман шешнең 4нче стадиясе булган 31 яшьлек хатын операция ясаткан.

Казанда яшәүче яман шеш авырулы Айгөл Фазыйлова гистология нәтиҗәләре турында сөйләде. Айгөл авыруын белеп, улын гаиләгә алучы булмасмы дип эзләгән иде.

«Шушы көннәрдә операциядән соң гистологияне алдым, нәтиҗә яхшы! Яман шеш күренми!» - дип язган ул ул Instagram битендә.

Шулай ук ул 23 апрельдә баш миенә МРТ ясаулары һәм барлык органнарының компьютер томографиясен эшләүләре турында сөйләде. Шулай ук барлык абүнәчеләренә җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде.

Март ахырында яман шешнең 4нче стадиясе булган 31 яшьлек хатынга операция ясаганнар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казаннан онкология авырулы Айгөл Фазыйлованың улын гаиләгә алырга әзер булучыларның саны бөтен ил буйлап ярты миллионга җыелуын хәбәр иткән иде. Айгөл һәм аның алты яшь ярымлык улы Әмирнең язмышына Төмән, Якутск, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр, шулай ук Канада, Германия, Израиль, Чехия, Франция һәм Австралия гаиләләре битараф булмаган.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X