Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орск-Мәскәү самолеты Казанда туктарга мәҗбүр булган

Ягулык датчигы ялгыш күрсәтү сәбәпле, Орск-Мәскәү самолеты Казанда туктарга мәҗбүр булган.

Ягулык датчигы ялгыш индикацияләү сәбәпле, Орск — Мәскәү самолеты Казан халыкара аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Идел буе транспорт прокурорының гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Майя Иванова хәбәр итте.

«Бүген иртән «Икар» авиакомпаниясе самолеты Орскидан Мәскәүгә таба юл тота. Бортта 76 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы була. Эмбраер-190 самолеты «Казан» Халыкара аэропортына төшәргә мәҗбүр була», - дип төгәллек кертте Майя Иванова.

Датчиклары ягулыкны ялгыш индикацияләү сәбәпле, самолет Казанда төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Хәзер Орск – Мәскәү рейсының барлык пассажирлары да Казаннан башкалага «Nordwind» авиакомпаниясе самолетында киткән.

Фото:архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев