Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Печән чабар чак җитте

Кырларда эш тынып тормый. Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән билгеләнгән белгечләр хуҗалыкларда чәчүлекләрне кабул итә. Чәчүлекләргә бүген дым җитми. Җылы, җәйге яңгырлар булса уңыш алырга өмет бар. Хәзерге вакытта чәчүлекләрне чүп үләннәренә, бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртү игенченең төп бурычы итеп куела. Инде терлек азыгы өчен күпьеллык...

Кырларда эш тынып тормый. Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән билгеләнгән белгечләр хуҗалыкларда чәчүлекләрне кабул итә. Чәчүлекләргә бүген дым җитми. Җылы, җәйге яңгырлар булса уңыш алырга өмет бар. Хәзерге вакытта чәчүлекләрне чүп үләннәренә, бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәртү игенченең төп бурычы итеп куела.

Инде терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәрне беренчел кат чабуга да керештеләр. Беренчеләрдән булып, "Сатыш", "Туган як", "Юлбат", "Явлаштау", "Тимершык","Мичән" җәмгыятьләре һәм "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалык хезмәтчәннәре чыкты. Терлек азыгы әзерләү бер вакытлык кына эш, барлык техник куәтне кулланып, һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, терлек азыгы туплыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев