Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионер кибеттә 700 мең сумын онытып калдырган

Ирле-хатынлы пенсионерлар счетларыннан 700 мең сумны алып, юл уңаенда кибеткә кергәннәр.

Корзина төбенә акча һәм документлар тутырылган папкаларын салганнар, аның өстенә азык-төлек. Кассада акча түләгәч, азык-төлекне пакетларга тутырганнар, ә папка корзинда калган. Өйгә кайтып бер сәгатьтән соң гына папканың юклыгын аңлап, кибеткә килгәннәр. Онытып калдырылган әйберне кибеткә тапшырылмаганлыгын белгәч, алар полициягә мөрәҗәгать итә. Видеокүзәтү папканы бер хатын алганын күрсәтә. Бу хәл Мәскәүдә була. Хатынның шәхесен ачыклау мөмкин булмаганлыктан, пенсионерлар кәефләре кырылып өйләренә кайталар. Төнлә белән пенсионер ирнең кәрәзле телефоны шалтырый. Папканы табучы булып чыга ул. Ярый әле документларда кәрәзле телефон да язылган була. Шулай итеп пенсионерларга папкалары кире кайтарыла. Менә дигән Яңа ел бүләге була бу.

http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев