Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ПЕНСИЯ АЛДЫ ЯШЕНДӘГЕЛӘР УКЫТЫЛАЧАК

РФ Хөкүмәте карары белән 2024 елга кадәрге чорга пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча махсус программа, шулай ук мондый укуларны оештыру планы расланды. Программа пенсия алды яшендәге гражданнарны дискриминацияләүгә юл куймый торган икътисади, социаль шартлар тудырырга, аларның хезмәт эшчәнлеген элеккеге, шулай ук һөнәри күнекмәләр һәм физик мөмкинлекләре нигезендә яңа эш урыннарында дәвам итәргә ярдәм итәргә тиеш.

Программада катнашучылар – пенсия алды яшендәге гражданнар. Хөкүмәт документында бу категориягә гражданнарның картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясен алу хокукы бирә торган яшь җитәргә 5 елдан артык булмаган кешеләр керә дип аныклана. Программа координаторы буларак, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы программаны гамәлгә ашыру буенча РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына типлаштырылган тәкъдимнәр әзерли.

Программаны тормышка ашыру нәтиҗәле­ле­генең төп күрсәткече булып һөнәри белем алган яки өстәмә һөнәри белем алган, пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр саны 85 проценттан да ким булмаска тиеш. Ел саен, 2019 елдан башлап, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү чаралары белән пенсия яшендәге кимендә 75 мең граждан тәэмин ителәчәк. 2024 ел ахырына 450 меңнән дә ким булмаган кеше белем алыр дип көтелә. Саба районы буенча хезмәт, халык эш белән тәэмин итү үзәге 2020 елда  яше 50дән артык хатын-кызларны һәм ир-атларны яңа һөнәрләргә өйрәтү буенча укытуны оештыруны планлаштыра.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X