Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия яше күтәрелгәннән соң, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак

Пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты 14 июньдә Министрлар Кабинеты утырышында хупланган.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, пенсия яше күтәрелгән очракта, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артачак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«2019 елда айлык пенсияне уртача алганда 1000 сумга арттыру пенсияләрне индексацияләү ярдәмендә башкарылачак. Бу эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе күтәреләчәк дигән сүз», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Вице-премьер Татьяна Голикова журналистларга әлегә Хөкүмәтнең эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләргә җыенмавы хакында хәбәр иткән иде. Иминият пенсияләре бары тик пенсионер эштән туктаганнан соң гына индексацияләнә.

  • Пенсия яшен күтәрү турындагы закон проекты 14 июньдә Министрлар Кабинеты утырышында хупланган. Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Премьер-министр Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына пенсия системасындагы үзгәрешләр турындагы закон проектын тапшыру хакындагы боерыкны имзалаган.

Фото:https://pixabay.com |  stevepb

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев