Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенза өлкәсендә мәктәптә килеп чыккан гауга күңелсез тәмамланган

Пенза өлкәсендәге Городищенск районында килеп чыккан гауга күңелсез тәмамланган. Имтиханда берничә укучыны кесә телефоны белән тотканнар. Аларны - имтиханнан, ә ярдәм иткән укытучыларны эштән үк куганнар. Югыйсә аудиторияләргә укучыларны металл эзләгечләр аша тикшереп керткәннәр. Тик замана укучылары бик хәйләкәр.

Кесә телефонын фольгага төреп алып кергәннәр. Бүлмәдәге ике оештыручы аларның бу гамәлләренә күз йомган. Әлеге педагоглар беренче елын гына эшләми, имтихан кагыйдәләрен яхшы белә. "Без 11 ел буе укып, сынауларны намус белән тапшырырга теләгән укучылар турында кайгыртабыз. БДИ бар кеше өчен дә гадел үтәргә тиеш", - дип белдергәннәр төбәк министрлыгында.
Ярдәмгә өметләнгән күзләр... Укытучылар, мондый карашларны күрү җиңел түгел, диләр. Бер укучы өенә кайткач: "Әни, безнең бистәдәге укытучы имтиханда гел мине генә күзәтте, кымшана да алмадым", - дип сөйли икән. Ә теге укытучы аның әнисенә: "Имтихан буе улыгызга берәр ярдәм кирәкмиме икән дип борчылып утырдым, ә ул дәшмәде", - дигән. Менә шундый хәлләр. Чуашстан республикасына федераль инспектор булып баргач, бер укытучы укучының шпаргалкасын сиздермичә генә чүп чиләгенә ыргыткан иде. Бу хакта ул үзе әйтмәгән, барысы да видеокамера язмасын карагач беленде. Моның өчен аны штрафка тартачакларын әйттеләр. Йә укучыны кызганасың, йә үзеңне эштән куалар. Педагогка икенең берсен сайларга туры килә.
Көтә-көтә арып беткән имтиханнарның нәтиҗәләре дә билгеле булды. Шунысы сөенечле: Татарстанда быел рус теленнән 100 балл туплаучылар күбәйгән. Узган ел 57 булса, быел - 87. Сиксән һәм аннан югарырак балл җыючыларның саны да былтыргыдан мең ярымга күбрәк - 5 мең 497. Рус телен барлыгы 16 мең 165 укучы тапшырган иде. Аттестат алу өчен кирәкле булган 24 баллны дүрт укучы җыя алмаган. Ә профильлеә вузга баручылар өчен чик балл 36 дип билгеләнгән иде. Анысында 45 кеше үз белемен күрсәтә алмаган. Математикадан база өлешеннән 10 мең 675 укучы имтихан тотты. Аны "5ле" билгесенә 5 мең укучы тапшырган. "2ле" алучылар - 135, бу сан узган ел 30га кимрәк. Ил буенча да "икеле капчыклары" алай күп түгел. Рус әдәбиятын республикада 846 укучы тапшырган булса, шуларның икесе 100 балл туплаган. 19 укучы аны бирә алмаган. Географиядән 150 укучының алтысы иң югары балл җыйган. Ә 3 укучыга уңыш елмаймаган.
"Мин рус теленнән 96 балл җыйдым. Нәтиҗәне көтү бик арытты. 30 майда язган сынау күрсәткечләре ике атнадан соң гына билгеле булды бит. Тест өлешен эшләүдә бер хата да ясамаганмын. Ә менә инша язу җиңел түгел. Проблеманы таба алдыммы, дәлиләрне дөрес китердемме икән, дип борчыласың. Математикадан мин профиль сынавын сайладым. Аның нәтиҗәсен 21 июньдә генә белә алам, - ди Казандагы 18 нче мәктәп укучысы Земфира Айбедуллова. - Танышларым арасында 100 балл туплаучылар юк. БДИ белемне гадел бәяли, теләгән уку йортына керергә мөмкинлекләр ача. Имтиханнарны тапшыргач, БДИнең шулкадәр куркыныч булмавын аңладым. Бу сынауны тормышта очраган бер каршылык кына дип кабул итәргә кирәк. Олимпиадаларда җиңеп, укырга кергәндә ташламалар да алдым. Мин документларымны Мәскәүдәге югары икътисад мәктәбенә, Мәскәүдәге халыкара багланышлар институтына бирәчәкмен".
Инде укучыларның физика, химия фәннәреннән генә имтихан тапшырасы калды. Резерв көннәрен исәпкә алып, сынаулар 30 июньгә кадәр дәвам итә. Ә укучылар башка фәннәрдән һаман нәтиҗә көтәләр әле.
Сәрия МИФТАХОВА
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев