Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пиротехника сату очраклары ачыкланган очракта җавапка тарту каралган

Ел саен, яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехник чараларны дөрес кулланмау белән бәйле янгын очраклары кискен арта. Кешеләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Күзләр, йөзләр, куллар пешү очраклары күзәтелә. Мондый күңелсез очракларны булдырмау йөзеннән 2014 елның декабрь аенда Саба һәм Теләче районара янгын күзәтчелеге бүлеге, полиция хезмәткәрләре белән берлектә законсыз пиротехника...

Ел саен, яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехник чараларны дөрес кулланмау белән бәйле янгын очраклары кискен арта. Кешеләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Күзләр, йөзләр, куллар пешү очраклары күзәтелә. Мондый күңелсез очракларны булдырмау йөзеннән 2014 елның декабрь аенда Саба һәм Теләче районара янгын күзәтчелеге бүлеге, полиция хезмәткәрләре белән берлектә законсыз пиротехника сату очракларын ачыклау максатыннан рейдлар үтәләр. Рейдлар барышында инструктажлар үткәрелә, искәрмә-белешмәлекләр таратыла. Саба районы территориясендә перотехник чаралар сатучы махсуслаштырылган кибетләр, бүлекләр теркәлмәгән. Шул исәптән кибетләрдә, базарларда һәм башка сәүдә үзәкләрендә пиротехника сату очраклары ачыкланган вакытта сатучыларга, эшмәкәрләргә карата административ чаралар куреләчәк. Татарстан Республикасында янгыннарга каршы махсус режим кертелү сәбәпле, штрафлар күләме 2 тапкырга арта хәм хокук бозучы гражданнарга 2-4 меңгә, вазифаи затларга 15-30 меңгә кадәр штраф салыначак.

Яна ел бәйрәмнәре пиротехник чараларсыз гына үтмәгәнен барчабыз да белә. Шуна курә фейрверкларны бары тик махсус сәүдә үзәкләреннән сертификаты булганнарын гынә сатып алырга кирәк. Алган вакытта пиротехник чараның кулану срогы чыгу-чыкмавы турында кызыксынырга һәм анын янында куллану тәртибе булган инструкциясе булырга тиеш. Бәйрәм вакытында фейрверкларны махсус майданчыкларда гына аттыру рөхсәт ителә. Пиротехниканы торак йортлар, торак-коммуналь хуҗалык объектлары, массакүләм кешеләр кешеләр җыелу объектлары (мәктәп, детсад, клублар) тирәсендә 100 метрдан да ким булган арада куллану катгый тыела. Закон бозучыларга 4 меңгә кадәр штраф салыначак. Бәйрәм вакытларында бу чараларны янгын күзәтчелеге һәм полиция хәзмәткәрләре махсус контрольдә тотачак.

Илдар Хуҗин,

Саба һәм Теләче районара янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев