Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Покемон эзлибез. Уенмы, чирме?

Бульбазавр, Чармандер, Пиджеотто, Пикачу... Бу исемнәр нәрсә аңлатканны беләсезме? Дөньяны покемоннар баса. Моннан өч атна элек кенә пәйда булган уенда 75 миллионнан артык кеше теркәлгән инде. Телефон экранында гына күренә торган әлеге "кесә убырлары"н эзләүчеләр Казанда да күп. "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Курчак театры каршындагы чирәмдә Оддишны чак кына тота алмыйча...

1990 нчы еллар башында яратып караган мультфильм каһар­маннары яңадан әйләнеп кайтты. Тик бу юлы кәрәзле телефоннар өчен уен рәвешендә. "Pokemon GO" быелның 6 июлендә АКШта, ә бер көн алдарак Австралия һәм Яңа Зеландиядә пәйда булган. Шул җитә калды. Покемоннар өч атна эчендә бөтен дөнья буйлап таралды. Уен рәсми рәвештә Германия һәм Бөекбританиядә дә бар. "Кесә убырлары"н телефон ярдәмендә эзлиләр. Теге яки бу покемонны табасың да аны сугыш күнек­мә­ләренә өйрәтә башлыйсың. Соңрак махсус кырда, ә ул картада күренә, покемонны башка уенчыларның җанварлары белән көрәштереп, җиңүчене билгелиләр. Һәр "кесә убыры"ның үз бәясе бар. Уенның үзенчәлеге - покемоннарны чынбарлыкта телефон камерасы яр­дәмендә эзләргә кирәк. Халык күп булган урында "кесә убырлары" күбрәк. "Покестоп"та покемон йомыркасы эзләп табарга була. Аны дөрес тәрбияләгән очракта, моның өчен күбрәк йөрергә кирәк, телефонда покемон туачак. "Кесә убырлары" махсус шарда яши.


Менә шундый сәер уен белән дөньяда миллионлаган кеше мавыга. Бүген 32 илдә "Pokemon GO" җанатарлары бар. Уен тирәсендә шау-шу да көн саен диярлек чыгып тора. Покемоннарны аулаучыларны яшерен хәрби база терри­то­риясендә, төрле музейларда, дәү­ләт оешмаларында, хастаханә­ләр­дә дә очраталар. Хәтта чиркәүгә кадәр барып җиткәннәр. Уенчыларны берни туктата алмый. Телефон экранына төбәлеп, бар дөньясын оныткан берәүнең зоопаркта аю читлегенә кереп басуы да мәгълүм хәтта. Андыйлар юлдагы машиналарны да күрми. Уенның нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин булганлыктан, Россия Дәү­ләт Думасы депутатлары аерым бер урыннарда уйнауны тыярга тәкъдим иткән дә инде. Мәсәлән, әлеге исемлектә музей һәм зиратлар бар. "Россия тимер юллары" оешмасы да "Pokemon GO" җана­тарларын кисәткән: тимер юл вокзалы һәм платформалар күңел ачу урыны түгел. Уен яр­дәмендә акча эшләргә теләүчеләр дә җитәрлек. Банклар үз бүлек­чәләре янәшәсен­дә махсус җиһаз­лар урнаштыра башлаган. Ул покемоннарны җәлеп итәргә булыша икән. Мондый җиһазлар Казанда да бар. Кайберәүләр кәрәзле телефонны "урамнан йөртеп кайтырга", арендага велосипед биреп торырга тәкъдим итә. Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров фикерен­чә, уенның файдасы булырга да мөмкин. Ул "Pokemon GO"ны уйлап табучыларга мөрәҗә­гать итеп, сирәк очрый торган покемоннарны сайлау участоклары янәшәсенә урнаштырырга киңәш иткән. Егет-кызларны сәяси вакыйгага әнә шулай җәлеп итмәкчеләр. Кайбер белгечләр бу уенның яшьләр­не компьютер каршысыннан торгызып урамга алып чыгуын уңай ягы дип бәяләсә дә, күпчелек егет-кызларның күзен тондырып чынбарлыкта булмаган әйбер артыннан чабуын куркыныч күренеш дип телгә ала.


Покемоннар аулаучы Денис белән Казандагы "Әкият" курчак театры каршында очрашырга сүз куештык. Автомобильләр төзеклән­де­рү белән шөгыльләнүче егет уен өчен махсус яңа телефон сатып алган. Искесенең "Pokemon GO"га көче җитми, дип аңлатты ул моны. "Покемоннар аулый башлаганга өченче көн инде. Дөресрәге, өченче төн. Көндез эштә булгач, урам буйлап йөреп булмый. Кичә иртәнге сәгать өчкә кадәр шәһәр урамнарын иңләдек. Покемоннар Бауман урамында, Кремль, Камал театры тирәсендә, парк һәм скверларда күбрәк. Төркем-төркем булып йөрибез. Алай күпкә җиңелрәк. Төнлә урамда акылдан язучылар дип, безгә бәйләнеп маташучылар да очрый. Ә дуслар табуы авыр түгел. Социаль челтәрләрнең бер­сендә гел аралашып торабыз. Кемдер покемон тоткан, кемнеңдер йомыркадан бала чыккан. Ауга чыгу вакытын һәм урынын да биредә билгелибез", - дип сөйләде Денис. Үзе гел телефонының камерасы аша әйләнә-тирәне күзәтә. Үлән белән тукланучы, агулы "убыр"ны аулый икән. Мин дә телефонга төбәлдем. "Монда Оддиш булырга тиеш. Ул үлән арасында посып утырырга ярата", - диде әңгәмәдәшем. Оддиш каршыга үзе сикереп чыкмады, Денис исә покемонны эзләп, төнге ауга китте. Без сөйләшеп торган арада аңа тагын ике дусты да кушылды.


Уенның рекордчысы да билгеле. Санкт-Петербургта яшәүче егет ике атна эчендә барлык 145 покемонны җыеп бетергән. Моның өчен аңа 59 чакрым узарга туры килгән. Ә менә компьютер белгечләре "Pokemon GO"ны юкка чыгарырга вәгъдә иткән. Әйтүләренә караганда, башка сыймаслык уен 1 августтан эшләми башлаячак.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев