Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент кризиска сылтап, хезмәт хакларын, инвестицияләрне, персоналны кыскартырга ярамаганлыкны ассызыклады

Бүген илдә кризис хакимлек итүгә карамастан, яхшыга өметләнү кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкиләренән хатын-кызлар белән ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда күңел төшенкелегенә бирелмәскә, уңай фикердә яшәргә өндәде. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Март уңаеннан уздырылган традицион очрашуда "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат...

Бүген илдә кризис хакимлек итүгә карамастан, яхшыга өметләнү кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкиләренән хатын-кызлар белән ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда күңел төшенкелегенә бирелмәскә, уңай фикердә яшәргә өндәде. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме - 8 Март уңаеннан уздырылган традицион очрашуда "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашты.
Татарстан бюджетына килгәндә, бүгенге вәзгыятьне исәпкә алганда, бу мәсьәләдә берникадәр киеренкелек бар-барын. "Санкцияләр, банк өлкәсендә проблемалар, нефть бәясе төшүе - чыннан да, бераз хафаланырга урын бар кебек. Әмма, миңа калса, без үз-үзебезне артык куркытабыз. Хәлләр мөшкел дигән сүзләр күп языла. Әмма хәл без уйлаганча ук начар түгел. Бүген яхшыга өметләнергә кирәк. Федераль хакимият тә төрле тармакларда ярдәм итү турында карар кылды. Без оптимистик рухта булырга тиеш, чөнки бу вәзгыять барыбер тотрыклыланачак. Украина низагы да, нефтькә бәяләр дә... барысы да үз урынына кайтачак. Без моңа ышанырга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент кризиска сылтап, хезмәт хакларын, инвестицияләрне, персоналны кыскартырга ярамаганлыкны ассызыклады. "Бүген ул хезмәткәрләрне эштән азат итеп, ярты елдан яки бер елдан ул белгечләрне каян табабыз ди?" - дип, бу юлның рациональ түгеллегенә игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.
Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев