Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр икенчесе яраксыз

Яңа уку елы башланыр алдыннан, илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кибет киштәсендәге мәктәп формасын тикшерергә тотынды. Белгечләр чалбарларны энә күзе аша үткәргән. Нәтиҗәсе әллә ни куандырмый.

 Белгечләр илнең утызга якын төбәгендә җитеш­те­­- р­елгән 62 пар чалбарның сыйфатын тикшергән. Алар­ның бәясе 500 сумнан 3 мең ярым сумга кадәр җиткән. Моңа сөенергәме, әллә көе­нер­гәме: Татарстанда тегел­гән өс киемнәрен сайламаганнар. Аның каравы, базарда шыплап тулган Кытай, Үз­бәкстан, Белоруссия кебек җи­теш­терүчеләр тәкъдим иткән то­варның сыйфатын тикшер­гәннәр. Өс киеме те­гелгән тукыма һава йөртәме, дымны яхшы үткәрәме, юганда төсе уңмыймы, бөгәр­ләнмиме кебек таләпләр буенча караганнар. Чалбарларга куркынычсызлыкка бәйле таләпләр дә куйганнар хәтта. Мәсәлән, тукыма составында агулы мат­дәләр юкмы, каптыргычлары дө­рес тегелгәнме икә­нен тик­шергәннәр. Нәтиҗәдә нибары алты чалбар “бишле” билгесе алган. Һәр ике өс киеменең берсе сыйфатсыз, дигән белгечләр. Баласын мәк­тәпкә җыен­дыручы әти-әниләрне тынычландырырга да тырышканнар: былтыр белгечләр тикшер­гән мәктәп формасының 80 проценты начар сыйфатлы булып чыккан, ди.


Тикшерү эшендә катнашкан “Роскачество” оешмасы җитәкчесе Максим Протасов әйтүенчә, мәктәп формасы­ның уңайлылыгы ул тегелгән тукыманың составына ту­рыдан-туры бәйле икән. “Кызганыч, безгә эчке ягында синтетик тукыма тегелгән чалбарлар күп очрады. Нинди генә сыйфатлы товар булмасын, мондый өс киеме һава үткәрми, – дигән ул. Җи­теш­терүчеләр арасында тукыма составы турында дөрес мәгълүмат җиткер­мәү­челәр дә шактый икән. Шу­ңа күрә белгечләр кибеткә барганда игътибарлырак булырга киңәш иткән. Өс киемен тотып карап, танылган җи­теш­те­рүчеләрдән сатып алырга кушканнар. Арзанлы товар­ның сыйфатлы булмавын ис­тән чыгармагыз!

Фото: https://pixabay.com | strausadolf

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев