Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр җирдә... унбиш шпион

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрне, мәгълүмат чараларын шаулаткан бер видео (Саба табибы һәм пациентлар белән булган хәл) күңелдә шактыйдан бирле “бөреләнгән” фикерләрне уятып җибәргән­дәй булды. Вакыйганың ничек булуы турында кабатлау кирәк тә түгелдер, бүген инде бу хакта белмәгән-ишетмәгән кеше калмагандыр.

Дөрес, күңелле хәл түгел. Әмма мин пациентларны да, шулай ук табибны да якларга җы­енмыйм. Гаеп­ләмим дә. Берен­чедән, язарга телә­гән фикерем бу очрак белән генә бәйле түгел, икенчедән, пациентлардан рәс­ми төстә гафу үтенделәр, табиб егет инде болай да тиешлесен дә, тиеш түгелен дә алды дип саныйм...

 
Мине мәсьәләнең бөтенләй башка ягы борчый: бу табиб урынында бүген бик күпләребез була, шушындый хәлдә кала ала! Мондый хәлләр сискәнерлек, уйланырлык дәрәҗәдә күбәйде, ешлады лабаса. Өстәвенә бу видео да ничектер алдан уйланылган, әзерлекле “йө­реш”­кә охшап тора (видео нәкъ менә кульминацион ноктадан башлана, табиб­ның үз-үзен тотышына басым ясала, хәтта эшнең нидә икәнлеге дә аңлашылмый). Мондый алым белән кемнедер кыен хәлдә калдыру, “яндыру”, махсус “этлек” эшләү бик җиңел икән бит! Төшердең, исемеңне күр­сәтми генә берәр социаль төр­кемгә элдең – син инде “йолдыз”, көн­дәшең  юкка чыкты дип сана. Әйе-әйе, шушы юл белән көн­дәшеңнән җиңел генә котылырга, карьера баскычын “чис­тартырга” бик уңайлы (ничек инде шулай булсын дисезме? Алайса, шулай эшләмиләр дип ышана, ышандыра аласызмы?). Ришвәт бирү-алуны оештыру юлы белән эшлән­гән мондый “заказ”ларга аптырап йөри идек, видео, интернет тагын да кулайрак, ансатрак шундый мөмкин­лек тудырды. Иң кызганычы: әлеге челтәр­дә туган шау-шуга, ни сәбәпледер, властьтагылар да тиз реакция ясый...


Мондый хәлгә калмас өчен һәрберебезгә эш урынында, урамда, кибеттә, хастаханәдә... кыскасы, кайда гына булсак та, корыч нервлар, сабырлык белән, акыл белән эш итәргә кала. Нинди генә провокация булганда да, бирешергә, ул дәрәҗәгә төш­мәскә кирәктер. Авызны ачып, нидер әйткәнче, тукта, бу минутта мине кемдер видеога тө­шерергә мөмкин бит дип уйланырга кала, димәк? Җитте заман: Тукаебыз әйткәнчә, һәр җирдә унбиш шпион...

 

PS.: Бәлки газета укучыларыбыз хәтерлидер дә, моннан берничә ел элек Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфта укытучы бер танышымның шактый гаҗәп хәл белән очрашуы турында язган идем. Ул чакта беренче сыйныфта укучы бер бала һәр дәрескә диктофон белән килеп, бераз вакыт үтүгә: “Апа,  хәзер яздырта башлыйм!” – дип, әледән-әле укытучысын “куркыткан”, шантажлаган иде. Берничә ел үтүгә, тагын шул ук күршеләрдәге бер укытучыны юк кына гамәле өчен, әлеге дә баягы дәрестә төшерелгән һәм челтәрдә таралган видео (бу да бит укучылар “җимеше”) аркасында   эштән азат иткәннәр иде. Димәк, инде бүген балалар бу “һө­нәр”гә шактый әзерлекле, димәк, “шпион”нар үсә генә әле?..

Фото: https://pixabay.com | CreaPark

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    халык ник кыргыйлана ?Баш табиб яки урынбасарларга барып эйтерге иде

    2
    X