Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Гайзатуллин: “Электрон форматта ялган “больничный” ясап булмый”

Узган елның июленнән башлап республикада 1662 электрон “больничный" рәсмиләштерелгән.

2017 елның июленнән Татарстанда барлыгы 1662 электрон “больничный” бирелгән. Вакытлыча эшкә яраксызлык турында документның электрон вариантының өстенлекләре турында “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, электрон рәвештә мәгълүматларны бер тапкыр базага керткәч, яңадан кертү кирәк түгел. “Беренчедән, бу табиб эшен, оешманың бухгалтерия эшен кыскарта”, - диде Рамил Гайзатуллин.

Икенчедән, электрон форматта булгач, “ялган” эшкә яраксызлык кәгазьләре ясап булмый, дип ышандыра белгечләр. “Аларны ялган юлы белән ясау бик авыр. Ул база картографик чаралар белән сакланган. Анда үзгәртүләр, төзәтмәләр кертү бик авыр. Ябык система ул”, - дип белдерде фонд идарәчесе.

Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, бу яңалыкка халык тиз генә күнгән дип әйтеп булмый. “Кеше бераз шикләнеп карый. Кирәк микән, берәр нәрсә булмасмы икән, дип уйлыйлар. Ул куркыныч әйбер түгел, кәгазь варианттан аермасы юк, дип аңлатабыз. Электрон булса, корешок бирелә. Анда уникаль генерация номеры күрсәтелгән. Оешма бухгалтериясенә шул корешок белән килә. Бухгалтерия мәгълүмат системасында аны таба, анда диагнозы, барысы да кертелгән була. Хәзер кеше хастаханәгә килсә, сайлый ала: я кәгазь, я электрон рәвештә. Бүгенге көндә 1662 электрон больничный бирелгән. Динамика югарыга таба бара”, - диде ул.

Электрон “больничный” өчен, пациентның язмача ризалыгы, медицина оешмасы һәм иминиятләүченең мәглүмати хезмәттәшлектә катнашуы шарт.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/01/11/7834.JPG

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев