Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район халкы Сабинка елгасының Сатыш аша үткән өлешендә суда балыклар үлеп ятуына борчыла

"Суда балык йөзәдер..." - дип җырлый халык. Йөзә инде ул йөзүен, элеккегечә үк күпләп булмаса да, хәзер дә йөзә. Кызганычка каршы, соңгы еллардагы экология торышы, башка сәбәпләр нәтиҗәсендә суларда балык нык кимеде. Хәзер "суда балык үләдер" дип җырласаң да, арттыру булмас. Узган атнада Сабинка елгасының Сатыш аша үткән өлешендә суда...

"Суда балык йөзәдер..." - дип җырлый халык. Йөзә инде ул йөзүен, элеккегечә үк күпләп булмаса да, хәзер дә йөзә. Кызганычка каршы, соңгы еллардагы экология торышы, башка сәбәпләр нәтиҗәсендә суларда балык нык кимеде. Хәзер "суда балык үләдер" дип җырласаң да, арттыру булмас. Узган атнада Сабинка елгасының Сатыш аша үткән өлешендә суда балыклар үлеп ятуына борчылып экологка һәм редакциягә мөрәҗәгать итүләре дә шул хакта сөйли. Исемен күрсәтмәүне сораган кешегә ияреп, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк җирле үзидарәсенең район инспекторы Ришат Билалов белән бу күренешне үз күзләребез белән барып күрдек. Чыннан да, биредә балык күп кырылган иде. Судан килгән искә чыдарлык түгел.

Ә Каз.Бигәнәйдә яшәүченең әйтүенә караганда, пычрак су анда кадәр барып җитеп, зур-зур чуртаннарны да һәлак иткән. Бу ни хәл дисәгез, Сабинкадагы балыклар үлеменә Сабадагы сөт эшкәртү комбинатыннан агып төшкән юынтык сулар сәбәпче. Предприятие инде күп еллардан бирле табигатьне пычрата һәм моның өчен җитәкчеләре ел саен зур суммада штраф түли. Әмма аңа карап проблема гына хәл ителми. Дөрес, быел юынтык суның иң пычрак дигәнен коега җыйнап, Арчага төяп озату оештырылган. Хәзер көн саен "КамАЗ" автомобиле күрше районның чистарту корылмасына 10 тонна сыек эшкәртү калдыгы алып китә. Әмма аңа карап елгага әшәке су агу тукталмый. Ун тонна ул цехлардагы җиһазларны юдырган су янында бер тамчы кебек кенә шул. Нәтиҗәдә быел да 24 июльдә предприятие җитәкчесен 30 мең сум штрафка тарту турында янә карар чыгарылган.

"Экопродукт" җәмгыяте баш­карма директоры Алек­­сандр Мацкивичның аңла­туына караганда, хә­зерге вакытта һәр цехка аерым мини биологик чистарту корылмалары ур­наш­тыру мәсьәләсендә җаваплылыгы чикләнгән "ЕвроАкцент" җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев