Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда штрафны вакытында түләмәгән өчен 48 кеше аны икеләтә күләмдә түләгән

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен көн саен дистәләгән автомобиль йөртүче административ җаваплылыкка тартыла. Димәк, штраф түләргә туры киләчәк дигән сүз. Әмма җәза чарасын үтәүне сузып йөрүчеләр дә байтак. Закон нигезендә штрафны 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Моннан тыш административ җаваплылыкка тартылу турында беркетмә төзелүенә риза булмыйча шикаять бирү...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен көн саен дистәләгән автомобиль йөртүче административ җаваплылыкка тартыла. Димәк, штраф түләргә туры киләчәк дигән сүз. Әмма җәза чарасын үтәүне сузып йөрүчеләр дә байтак. Закон нигезендә штрафны 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Моннан тыш административ җаваплылыкка тартылу турында беркетмә төзелүенә риза булмыйча шикаять бирү өчен тагын 10 көн каралган. Димәк, 70 көн дәвамында штраф түләнмәсә, 71нче көндә гаеплегә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25нче маддәсе кулланылачак. Әлеге маддә нигезендә штрафны икеләтелгән күләмдә (1000 сумнан аз булырга тиеш түгел) туры киләчәк. Суд 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы яисә 50 сәгать мәҗбүри эш тә билгеләргә мөмкин. Быел 11 айда республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган 9125 кешегә штрафларын вакытында түләмәгәннәре өчен административ эш кузгатылган. Шуларның 1043е 15 тәүлек "утырып чыккан". Безнең районда исә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган 58 йөртүче штрафны вакытында түләмичә йөрде. Аларның 48е суд карары нигезендә штрафны икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр ителде. Дүрт йөртүчегә 15 тәүлеккә арест җәзасы билгеләнде. Калган административ эшләр каралу стадиясендә.

ЮХИДИ суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне тиз ачык­лау һәм җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә.

Кайберәүләр автоматик­ ре­жимда эшләүче видео җай­ланмалар ярдәмендә теркәлгән кагыйдә бозу очраклары турында үзенең белми калуын сәбәп итеп штрафны вакытында түләми. Әмма мондый аклану җаваплылыктан качуга нигез була алмый. Штрафны барыбер түләргә туры киләчәк. Шуңа күрә "Яңа елга бурычларсыз керик" дигән гыйбрә ЮХИДИ линиясе буенча төзелгән административ беркетмәләргә дә кагыла.

Иң яхшысы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү. Бу очракта автомобиль йөртүчегә бернинди штрафлар куркынычы да янамый.

Гөлгенә Гаянова,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ-практика

буенча өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев