Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга Дәүләт Думасы депутатлары, галимнәр һәм урман белгечләре килде [+фото]

23 майда районга килгән бертөркем Дәүләт Думасы депутатлары, галимнәр һәм урман белгечләрен район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды. Күчмә утырыш вәкилләре Лесхоз бистәсендәге урман селекция-орлыкчылык үзәге һәм агач эшкәртү заводы эшчәнлеге белән таныштылар. Дендрарийда булдылар һәм танылган урманчы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Федерациясе Табигать ресурслары...

23 майда районга килгән бертөркем Дәүләт Думасы депутатлары, галимнәр һәм урман белгечләрен район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды. Күчмә утырыш вәкилләре Лесхоз бистәсендәге урман селекция-орлыкчылык үзәге һәм агач эшкәртү заводы эшчәнлеге белән таныштылар. Дендрарийда булдылар һәм танылган урманчы Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев һәм республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Владимир Кашин да бар иде.

Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Дәүләт эшлеклеләренең визиты, урман законнарына төзәтмәләр кертү уңаеннан, Саба урман хуҗалыгы эш тәҗрибәсе белән танышуны күздә тота. Яңа тех­­нологияләрне кулланышка керткәндә, урман хуҗалы­гында зур табыш алу мөмкинлекләре бар, ди белгечләр. Утырышта депутатлар шул мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X