Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда "Ямьле Саба" проекты кысаларында туристик маршрутлар оештырыла

29 июнь көнне Шыңар төбәгендә «Әй, авылым син, Шыңарым – син!» дигән исем астында балалар өчен туристик маршрут оештырды.

1 маршрут-ул иске бина-икенче төрле әйткәндә «Тимерче өе».  Монда балалар  эш кораллары белән таныштылар. Бу һөнәрнең авырлыгы һәм  кирәклеге турында аңлатылды. 2 маршрут-Ленин урамы буенча узды. Аннары авылның алдынгы механизаторы Хафизуллин Айтуган абый  белән очрашу уздырылды. Айтуган абый ачык йөз белән каршы алып, үзе турында, нинди эш башкарганын һәм шушы хезмәте өчен атказанган механизатор исеме бирелуе турында сөйләде. Үзенең яхшы,төпле киңәшләрен биреп, балаларны хезмәт сөяргә, туган якны яратырга һәм үз авылың белән горурланырга кирәклеге турында искәртеп узды. 3 маршрут- шулай ук бик кызыклы һәм мавыктыргыч  булды. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ленин ордены белән бүләкләнгән, Олы Шыңар утра мәктәбе дә әлеге шәхеснең исемен йөртә.Сүзебез Ахунҗанов Әсгать Ахунҗан улы турында. Балалар белән Әсгать абыйның төп нигезенә сәяхәт ясалды, аның тормыш юлы, казанышлары турында сөйләнде.Бүгенге туристик маршруттан  балалар үзләренә бик күп яңа мәгълүмат тупладылар, авылыбыз тарихы, шәхесләре белән таныштылар.
  Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире  “Ямьле Саба” проекты кысаларында  Олы Кибәче авылы тарихына һәм аның тырыш халкы белән таныштыруга багышланган «Җырлыйм туган якта,сөйлим сезнең хакта» Ф.Энгельс урамын буенча экскурсия уздырды. Балаларга авыл һәм аның килеп чыгышы, тырыш хезмәт кешеләре хакында,биналары хакында бәян итте.  Маршрут Авыл капкасы яныннан башланып, мәктәп,клуб,балалар бакчасы,китапханә, авыл җирлеге биналарында булып, алар хакында мәгълүмат бирелде, һәйкәлләр белән таныштырылды. Авылның уңган-булган фермерлары һәм аларның эшчәнлеге белән танышу белән туристик маршрут тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев