Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз кырларында эш кайный [фото]

8 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән сыйфат комиссиясе "Сатыш", "Мичән" филиаллары, "Туган як" җәмгыяте һәм "Тимершык" бүлекчәсе кырларында чәчүлекләр белән танышты. Комиссия әгъзалары - АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина, озак еллар районның баш агрономы булып эшләгән Николай Дмитриев, күп...

8 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән сыйфат комиссиясе "Сатыш", "Мичән" филиаллары, "Туган як" җәмгыяте һәм "Тимершык" бүлекчәсе кырларында чәчүлекләр белән танышты. Комиссия әгъзалары - АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина, озак еллар районның баш агрономы булып эшләгән Николай Дмитриев, күп еллар хуҗалык белән җитәкчелек иткән Раиф Шиһабиев, Тимербай хәзрәт игенчеләргә яхшы таныш. Кайсы гына хуҗалыкка килсәк тә:

- Җирне алдап булмый, егетләр, туфрак өлгергән, яңгырлар еш явып торгач болай ук яхшыдыр дип уйламаган идек, сыйфатка игътибарны киметә күрмәгез, - дип сүз башлады алар. Билгеле, кырлардагы вак-төяк кимчелекләрне күргәч тә уянды ул фикерләр. Әйтик, комиссия эшне "Сатыш" филиалының тау өстендәге кырыннан башлап җибәрде. Биредә Илһам Гыйльметдинов кукуруз игеләсе 150 гектарлы мәйданны тырмаларга чыккан. Теләче районы белән чиктәш бодай игеләчәк мәйданда Нәкыйп Гаянов "Т-150" тракторы белән культивация үткәрә. Тырма артыннан таш, пакет кебек чүпләр баш калкыткан, ә "Т-150" хуҗасының агрегатыннан кирәкле детальләре төшеп калган. Эш барышында була торган хәл, техника бит, ватылмый да тормый. Механизаторлар белгечләрнең тәкъдимен шунда ук кабул итеп, кимчелекләрен төзәтергә дә кереште.

- Үзегезгә кирәкле тирән­лек­не көйләп куясыз, ә лапага балчык ябышу нәтиҗәсендә ул яртысына гына үтеп керә. Корылык була икән, иң беренче тиешенчә эшкәртелмәгән җирдәге орлык үлә. Балчыкны кырып төшерү өчен агачтан бер калак ясап куйсаң, басу кырыена чыккач, чистартасың, һәр хуҗалыкның агрономы таләп итеп куйсын шуны, газетага да яз әле, киләсе ел өчен дә булыр, - дип киңәш итте Раиф Шиһабиев. Һәм хуҗалыкларга килүгә дә иң беренче шуңа игътибар итте. "Тимершык" хуҗа­лыгында чыннан да бар икән агач "калак". Кырдагы эш барышыннан, техника төзеклегеннән тыш, комиссия әгъзалары хуҗалыкларда механизаторларның агротехник паспортларын да барлады. Кайсына гына паспорт сорап мөрәҗәгать итмәсеннәр, барысының да яннарында булып чыкты. Шулай булмый ни, агротехник паспорт механизаторның көзгесе кебек. Кырда кайсы көнне, нинди эш башкарган, барысы да шунда язылып барыла. Һәм эшләнгәннәргә билге куела. Документта начар бәяләр күрмәдек, тырмалау, катоклау, чәчү булмасын барысы да "4" һәм "5"кә эшләгәннәр. Комиссия әгъзалары да кырдагы эш барышыннан канәгать калды.

Район буенча, 11 майга барлыгы 15031 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Шуның 12590 гектарына бөртеклеләр күмдерелгән. Берүк вакытта чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү дә башланды.

"Мичән" филиалы җитәкчесе - Ильяс Дәүләтҗәнов:

- 1060 гектарда бөр­тек­леләрне чәчүне 10 майга төгәлләдек. "Саба" җәмгыятенең "Джон-Дир" агрегаты төнлә дә эшләде. Хәзер терлек азыгы чәчүгә керештек. Алары 300 гектардан артык. Суданка, тары белән рапсны бергә, катнашазык чәчүне планлаштырдык. Кукурузны 380 гектарда утыртырга уйлыйбыз, аңа әлегә җир өлгереп җитмәгән. 450 гектарда бал кортлары өчен донник һәм люцерна чәчәбез.

"Туган як" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Гарипов:

- Терлек азыгын алданрак чәчәргә тырышабыз. Бөр­тек­леләрнең дә соңгы мәйданнарына керештек. Кукуруз чәчү планда - 500 гектар, шуның 200ен чәчтек инде. Бер басу тары чәчәсе калды, анысын да шушы көннәрдә төгәллибез.

"Сатыш" филиалы агрономы Рамил Шәймәрдәнов:

- Чәчүгә 2 майда чыккан идек, көннәр әйбәт торса, атна азагына кадәр төгәлләргә исәп. Борчакны - 99, солы - 130, бодай - 382, арпа - 370 гектарда игү планлаштырыла. Язгы культуралар - арпа, бодай, солы чәчелгән мәйданнар аммиак селитрасы белән тукландырыла башлады. Кукурузга да керештек, 100 гектар чамасы чәчелде.

"Юлбат" хуҗалыгы агрономы Фидәил Хисамиев:

- Бүгенге көндә кырда дүрт агрегат эшли. Алар суданка, бодай, арпа, күпьеллыклар чәчә, 4 майда чыккан идек. Шушы дүрт агрегат барлыгы 1400 гектарда чәчү эшләре башкарып чыгарга тиеш, аның 70 проценты төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев