Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда сайлауга килүчеләрне күңелле концерт программасы, бушлай кайнар коймак, чәй көтә

Районыбызда сайлауларны бәйрәмчә үткәрү - күптәнге традиция. Тавыш бирүнең әле урамнан керәсе килмәгән сентябрь аена күчерелүе аны тагын да ямьлерәк итә. Районыбызда сайлаучыларны барысы 40 участокта көтәләр. Аларда сәүдә нокталары эшләячәк, олысын-яшен бушлай кайнар коймак, чәй белән сыйлаячаклар. "Безнең авыл җирлегендә Миңгәр, Тимершык, Кызыл Мишә участоклары сайлауга бүгеннән әзер. Тавыш...

Районыбызда сайлауларны бәйрәмчә үткәрү - күптәнге традиция. Тавыш бирүнең әле урамнан керәсе килмәгән сентябрь аена күчерелүе аны тагын да ямьлерәк итә. Районыбызда сайлаучыларны барысы 40 участокта көтәләр. Аларда сәүдә нокталары эшләячәк, олысын-яшен бушлай кайнар коймак, чәй белән сыйлаячаклар. "Безнең авыл җирлегендә Миңгәр, Тимершык, Кызыл Мишә участоклары сайлауга бүгеннән әзер. Тавыш бирергә 1888 сайлаучы килер дип көтелә. Музыка уйнап торган сайлау участокларында булу, җыр тыңлау, коймак белән сыйлану аларга рухи күтәренкелек бирер,- диде Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Дилбәр Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев