Районыбызда сөт бизнесы академиясе эшли башлады: белем алырга күрше төбәкләрдән дә киләчәкләр
"Саба" җәмгыятенең Тимершык бүлекчәсе базасындагы элеккеге идарә бинасында 24 гыйнвардан сөт бизнесы академиясе эшли башлады. Бина узган ел капиталь төзекләндерелгән. Иркен, якты актлар залы, кунакханә бүлмәләре, уку класслары, кухня заманча эшләнгән. Академия беренче укучыларын кабул итәргә өлгерде дә инде. Укучылар әлегә республика районнарыннан, киләчәктә белем алырга күрше төбәкләрдән дә килүләре...
"Саба" җәмгыятенең Тимершык бүлекчәсе базасындагы элеккеге идарә бинасында 24 гыйнвардан сөт бизнесы академиясе эшли башлады. Бина узган ел капиталь төзекләндерелгән. Иркен, якты актлар залы, кунакханә бүлмәләре, уку класслары, кухня заманча эшләнгән.
Академия беренче укучыларын кабул итәргә өлгерде дә инде. Укучылар әлегә республика районнарыннан, киләчәктә белем алырга күрше төбәкләрдән дә килүләре көтелә. Укытучылар исә республиканың һәм Россиянең алдынгы хуҗалыкларындагы белгечләр, галимнәр. Беренче дәресләр башланыр алдыннан укучыларны, ягъни республика районнарыннан җыелган зоотехникларны район башлыгы Рәис Миңнеханов район тормышы белән таныштырды, белем алуларының нәтиҗәле булуын теләде. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов мондый төр укытуны оештырырга теләвен күптәнге хыялы икәнлеген әйтеп узды.
-Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Сөт бизнесы академиясен ачып, республикадагы белгечләрне яңалыклар белән таныштырып, сыйфатлы сөт җитештерүне арттыру максат итеп куябыз, - ди ул.
"Danon" компаниясенең региональ менеджеры Кадрия Киршенина, әлеге компаниянең сату-алу хезмәте начальнигы Сергей Чурин да катнашты.
-Заман таләп иткәнчә, бүгенге көндә сөтле сыерлар булдыру, сыйфатлы сөт җитештерү фәнгә нигезләнеп, шулай ук, зур белем һәм яңалыклар аша алып барылырга тиеш. Әлеге академиядә белем бирү нигездә терлекләрне ашату технологиясен өйрәнүгә юнәлтелә. Сыерларны ничек ашатырга, сөттәге аксым һәм майны ничек арттырыр икәнлеген белгечләрдән өйрәнәчәкләр. Чөнки боларның һәммәсе дә сөтнең бәясенә кагыла. Ә җитештергән товарны сату бәяләре һәркемне кызыксындыра. Безнең бурыч югары. Таләп булган җирдә тәртип тә, үсеш тә бар. Ә безнең төп максат - сөтнең сыйфатын арттыру, - ди Сергей Чурин.
Академиядә белем алучылар Тимершык бригадасының терлекчелек торакларында практика үтәләр.
-Терлекчелек буенча белгечләрдән тыш, агроном-инженерларны да укыту планлаштырыла, - ди Сөт бизнесы академиясенең райондагы җаваплы җитәкчесе Илназ Хәсәншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев