Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда үстергән уңышларының бер өлешләрен мохтаҗлар белән уртаклашучылар күп

Милади календарь буенча елны төгәлләргә санаулы көннәр калып бара. Аллаһы Тәгалә бу үтеп баручы елда сынауларын да, шатлыкларын да мулдан бирде адәм баласына. Нәтиҗә ясап карасаң, һәркемдә булгандыр ул борчылган чаклар да, бәхеттән сөенгән вакытлар да. Бу дөньяда һәркем тәкъдиренә язылганны күрә шул. Табигать шартларына килгәндә, алдагы корылык еллары белән...

Милади календарь буенча елны төгәлләргә санаулы көннәр калып бара. Аллаһы Тәгалә бу үтеп баручы елда сынауларын да, шатлыкларын да мулдан бирде адәм баласына. Нәтиҗә ясап карасаң, һәркемдә булгандыр ул борчылган чаклар да, бәхеттән сөенгән вакытлар да. Бу дөньяда һәркем тәкъдиренә язылганны күрә шул. Табигать шартларына килгәндә, алдагы корылык еллары белән чагыштырганда, елны начар килде димәс идем. Игенче-механизаторларыбыз икмәк үстереп ил табынын бает­салар, шәхси хуҗалыклардагы уңышларны да түкми-чәчми җыеп алдык, хәзер аның файдасын күрәбез. Белгәнебезчә, кеше, нинди генә байлыкка ия булуга да карамастан, үзе җыеп алган уңышлардан гошер бирергә тиеш. Бу - барыбыз алдында да зур гамәл-гыйбадәт булып санала, без шул сәбәпле генә малларыбызны пакьли, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Аны ниндидер сыйфат, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр икән. Алланың рәхмәте белән, районыбызда бу фарыз гамәлне даими үтәп килүчеләр, зур хезмәт куеп үстергән уңышларының бер өлешләрен чын ихластан мохтаҗлар белән уртаклашучылар күп. Быел да яшелчәләрдән (бер өлешен итләтә) Россия Ислам университетына, Казандагы "Мәрҗәни" мәчете мәдрәсәсенә, "Мөхәммәдия" мәд­рә­сәсенә, Казан арты мәчетенә уңыш тапшырылды, шулай ук "Ак өмет" пансионатына, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә дә өлеш чыгарылды. Гошерне җыеп, илтеп тапшыруда районыбыз җитәкчелегенең, шәхсән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинның зур ярдәме тиде. Гомумән, бу игелекле гамәлне тормышка ашыруда өлеше тигән барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте яусын. Киләчәктә гошерне бирергә кирәклеген һәркем тәне-җаны белән аңласын иде. Аллаһ аларның җаннарына - куаныч, тәннәренә сихәт, тормышларына бәрәкәт бирә бит.

Тимербай Зарипов,

Саба районы мөхтәсибәтенең гошер җыеп тапшыру буенча вәкаләтлесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев