Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Репетиторлар мәктәптә укытмаганны өйрәтә аламы?

    Яңа уку елы мәктәпкә бару гына түгел. Балалары югары сыйныфларда укыган әти-әниләргә тагын бер мәшәкать өстәлә. Репетиторны кайдан табасы? Хәтта укытучылар үзләре дә репетитор ялларга киңәш бирә. Имтихан нәтиҗәсе исә егет-кызлар гына түгел, аларның әти-әнисенә дә, мәктәпкә дә кирәк. Репетиторлык “базары”нда хәлләр ничек?

    епетитор табу авыр түгел. Аларны махсус сайтлар аша белешеп була. Берсендә, әйтик, 4 меңнән артык мөгаллим теркәлгән. Профильле сайтларда бәяләр очсызрак, анда ташлама белән дә кызыктыручылар бар. Әйтик, кайбер мөгаллимнәр күп балалы, аз керемле гаиләләргә бәяне ике тапкыр очсызрак итеп куя. Репетиторны еш кына таныш-белешләр сүзенә карап та сайлыйлар. Монысы, бер караганда, ышанычлы да кебек. Икенче яктан, имтихан нәтиҗәсе өйрәтүче хезмәтеннән генә тормый. Бала белемне ничек кабул итә бит…

    Махсус сайтларда тәкъдим ителгән бәяләр укытучының белеменә, укыту стажына бәйле. Әйтик, рус теленнән әзерләү очсызрак, математика, физика фәне кыйммәтрәк санала. Инглиз теле укытучыларын чакырту проблемасы юк, аны чит илләрдән килгән студентлар арасыннан да табарга була. Татар теле укытучылары да, сирәк булса да, үз хезмәтен тәкъдим итә. Робот техникасына, программалаштыру эшенә өйрәтергә теләүчеләр дә шактый күренә. Репетиторларның яше – 18дән 79 яшькә кадәр. Сәгатенә 2 мең сум сораучылар вузларда укыта, тәҗрибәләре зуррак. Казанда 9 нчы сыйныф имтиханнарына әзерләнү елына 40 мең сумга төшсә, БДИ өчен 2-3 тапкыр арттырып түләргә кирәк.

    Репетитор белән күбрәк аңлыйсың…
    Репетитор хезмәтеннән файдалану хәзер авылларга да барып җитте. Авылда моңа аптырамыйлар, гадәти хәл кебек кабул итәләр. Тик аларны табу гына җиңел түгел. Гадәттә “чыбыксыз телефон” яки укытучылар аша эзлиләр. Әгәр яхшы репетитор табасың икән, бу инде бәхеткә ирешү кебек.
    – Авылда репетиторлар юк. Үзем күрше авыл мәктәбенә йөреп укыдым. Укытучыларыбыз әйбәт иде, әмма репетитор белән күбрәк аңлыйсың. Чөнки мөстәкыйль шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Мин Саба, Шәмәрдәндәге укытучыларга йөрдем. Биология, урыс теле, җәмгыять белеме фәннәреннән өстәмә шөгыльләндем. Кемдер сәгатенә – 250, кемдер 300 сум алды. Аена барлыгы 5 мең сум акча киткәндер. Бүген инде мин үзем укытучылыкка укыйм, – ди Саба районы кызы Рәзинә.
    Репетиторларны күрше районнардан тапкан әти-әниләр белән дә сөйләштек.
    – Әти-әни ни өчен репетитор эзли дисезме? Мәктәптә юньләп укытмаганга. Бер укытучы китаптан укып кына аңлата, икенчесе телефонда утыра, өченчесе – өлкән яшьтә. Өлкәннәр яшьләр белән бер дулкында була алмый инде. Яхшы укытучылар сирәк, – ди узган ел Балык Бистәсе районында мәктәп тәмамлаган кызын Казан вузларының берсенә укырга керткән ана. – Әти-әни, баласы белемле булсын өчен, акчасын кызганмый. Репетиторларны авылда төрле фәннән табып та булмый. Күбесенә чират, чөнки репетитор ялларга теләүчеләр күп. Артык кеше алмыйлар, чөнки БДИга әзерлиселәре бар. Әзерли алмаса, укытучыга оят булачак бит. Кирәкле фәннән укытучыны дөнья бетереп эзләдек. Ниһаять, күрше райондагы авылда яшәүче пенсионер укытучыны таптык. Олы яшьтә булса да, университетка керерлек итеп әзерләде. Кызыбыз анда атнага ике мәртәбә йөрде. Буранлы көннәр дә куркытмады аны. Укытучы 1,5 сәгатькә 500 сум акча алды. Елына 30-40 мең тирәсе акча китте. Яхшы укытучы өчен акча һич кызганыч түгел.
    Сораша торгач, авылларда да репетиторлык белән шөгыльләнүчеләрнең шактый булуын белдек. Күбесе – өлкән укытучылар. Аларның пенсияләре аз булганга тырышулары. Мәктәптә укытып, кичке якта яки ял көннәрендә эшләүчеләр дә бар. Дөрес, барлык укытучылар да репетиторлыкка күчеп бетмәгән. Алайса, сер түгел, халык арасында мондый фикер дә бар: соңыннан акча түләп өйрәтер өчен, мәктәптә юньләп укытмыйлар. Белемне килолап үлчәп булмый анысы. Шөкер, таләпчән мәктәп директорлары бөтенләй бетмәгән икән әле. “Нинди репетиторлык? Директордан куркабыз, дәресләрдән соң балаларны үзебез БДИга өстәмә әзерлибез. Бушка, әләбәттә”, – ди авыл укытучысы Фәнзилә.

    Интернетым да, телефоным да юк
    Әллә авылда да әти-әниләр алдынгы карашлыга әйләнде, әллә балалары БДИ бирә алмас дип артык борчыла – аңлый алмыйм. Мамадыш районының Усали авылында яшәүче 68 яшьлек Зөһрә Сафина әнә шулай ди.Ул ун ел буе 9 – 11 сыйныф укучыларын биология, химиядән имтиханнарга әзерләгән. Ишеген шакып, ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә бормый икән. Якын- тирәдәге авыллардан гына түгел, күрше районнардан да килүчеләр булган. Андыйлар белән дүртәр сәгать утырганнар. Күршедәге Владимир авылы кызы Надя атнага 3 тапкыр килеп йөргән, хәтта кунып та калган.
    Үзе теләп тотынмаган ул бу эшкә. Бер табиб улын, бик үтенеп, сынауга әзерләүне сораган. Нияз хәзер хастаханәдә – хирург. Зөһрә ханым белән белем арттырган укучылар төрле урыннарда эшли. “Бер кызым хәтта ветеринария академиясендә дизайнерлыкка укый. Безнең заманда мал табибына укыткан вузда мондый нәрсә юк иде. Әллә нинди белгечлекләр бар хәзер”, – дип аптырап куя әңгәмәдәшем.
    Эше өчен сәгатенә 100 – 150 сум акча алган Зөһрә апа. Быел Казанга кызы янына яшәргә китәргә исәбе, шуңа күрә репетиторлык эшен калдырырга туры килмәгәе. Әмма бөтенләй туктарга җыенмый әле.
    – Күзлегем дә зур, эшләве дә кыен. Әмма дәресләр баш миен эшләтергә бик әйбәт, – ди Зөһрә апа. – Тестларга мин балалар белән бергәләп өйрәндем. Өемдә интернетым да, кесә телефоным да юк. Укучылар планшетларын алып килә. Мин аларга темаларны өр-яңадан өйрәтәм, башта теория, аннан тестлар чишәбез. Русча да, татарча да аңлатам. БДИга әзерли алмасаң, көлкегә калуың да бар. Укуда гаме булмаганнарның әти-әниләренә, балагыз белән эшли алмыйм, дип турысын әйткән чакларым да булды. Кулга телефон тоткан килеш ничек әзерләнеп булсын инде?! Хәзерге укучыларны без укыткандагылар белән чагыштырып та булмый, алар фикерли белми.
    Зөһрә ханым үзе репетиторлык эшен хупламый, мәктәптә төпле белем бирү яклы. Ул укыткан заманнарда репетитор дигән нәрсә булмаган. Моңа юл куймас өчен, исә дәрестән соң өстәмә шөгыльләнергә яки мәктәптә түләүле түгәрәкләр оештырырга кирәк, дип саный. БДИ ул пенсиягә киткәндә гамәлгә кергән. Лаеклы ялга чыккач, аны мәктәпкә эшкә дә чакырган булганнар, әмма ул интерактив тактада эшли алмыйм, дип ризалашмаган. Бу урында: “Мин бит – акбур, чүпрәк тотып укытырга өйрәнгән укытучы”, – дип куя.

    Без акча түлибез, сез өйрәтегез!
    Казанда репетитор булып эшләүче Рамилә Әнвәровага әнә шулай дип әйтүче әти-әниләр дә бар икән. Әлбәттә, акча түләгәч, таләп тә итә алалар. Яхшы гына укый башлаган кайбер укучылар контроль эшләрдән начар билге алгалый, ди укытучы. Шуннан соң әти-әниләр, без бит сезгә акча түлибез, нигә билгесе начар, дип дәгъва белдерә башлый икән.
    – Миңа килеп бер сәгать шөгыльләнүдән генә файда булмаячак. Без бит тылсымчы түгел. Репетитор белән шөгыльләнеп кенә калмыйча, өйдә дә укырга кирәк. Укымасаң, файда юк. Без аңламаганны төшендерергә тырышабыз. Күп очракта, мәктәптә укытучылар көчсез, дип киләләр. Үзем дә мәктәптә укытам мин. Сыйныфтагы 30 балага берничек тә игътибар биреп бетереп булмый. Дәрестән соң укучыларым өйгә килә. Унлап бала белән шөгыльләнәм, артыгы кирәкми. Информатика, математика, физикадан өйрәтәм. Мәктәптә начар укучыларның бик яхшы укып киткәннәре дә шактый, – ди Рамилә. – Гомумән, әти-әниләрнең күбесе рәхмәтле. Эшемне сайтларга белдерү куюдан башладым. Стаж булмаганда, сәгатенә 400 сум ала идем. Хәзер 500-600 сум сорыйм. Әлегә тыныч кына эшлим. Салым органнары аптыратмый, түләргә кушсалар, каршы килмәячәкмен. Айга 12–15 мең сум өстәмә акча керә.

    ФИКЕР
    Әнис Галимҗанов, КФУ доценты, физика-математика фәннәре кандидаты:
    – Бала үзе теләп укый, сәләте бар икән, аңа бернинди репетитор да кирәкми. Ул өстәмә мәгълүматны үзе интернеттан табып укый ала, имтиханга әзерләргә булышучы дәреслекләр дә күп. Мәктәп белем бирми, дип әйтеп булмый. Бүген күпчелек әти-әниләр акча түләп алган әйберне яхшырак дип саный. Монысы психологиягә бәйле. Әти-әни кушкач, бала репетиторга йөрмичә булдыра алмый. Акчаны теләсә нәрсәгә сарыф иткәнче, белемгә тоту начар түгел. Шулай ук баламны, фәлән кадәр акча түләп, репетиторга йөртәм, дип масаеп сөйләүчеләр дә шактый. Андыйларның балалары мәктәптә дә, репетитор белән дә укымый һәм укымаячак та. Мин үзем махсус шөгыльләнмим. Ни өчен дигәндә, бик зур җаваплылык бу. Баланың теләге булмаса, аның барыбер укымаячагын беләм. Аңларга теләмәгән балага сәгатьләр буе аңлатырга вакытым да юк.

    Нулат районы башкарма комитеты җитәкчесе, элеккеге мәгариф идарәсе башлыгы Ленар Мәннапов:
    – Укытучыларның репетитор булып эшләвен хуплыйм. Әмма ул закон нигезендә, салым түләп алып барырга тиеш дип саныйм. БДИга елдан-ел таләпләр үсә. Тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка дигән тестлар кими бара, балалардан материалны яхшылап белү сорала. Мәктәп программасын үзләштерү җиңел түгел. Дәрестә төрле балалар бар, кемдер аңламаганын сорарга ояла, кемдер йомшаграк укый. Дәрестә 25 балага игътибар җитеп тә бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә пенсия яшендәге мөгаллимнәр балаларга булыша икән, бер дә начар түгел. Бу әти-әниләргә дә, үзләренә дә файда. Укытучыга өстәмә шөгыльләнү авырга туры киләчәк. Үзем дәрес укыткан кеше буларак әйтә алам, дәрескә ныклап әзерләнгән укытучы 3–4 сәгатьтән соң талчыга башлый. Әгәр укытучы репетиторлык белән шөгыльләнә башлый икән, аның укытуга карата мөнәсәбәте үзгәрергә, ул инде төштән соң өенә киләчәк укучылары, акча эшләү мөмкинлеге турында гына уйларга мөмкин.

    Фото: vatantat.ru

    vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: