Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикабызның иң өлкән кешесенә 109 яшь тулды

Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Татарстанның иң өлкән кешесе - 109 яшен тутырган Кадерниса Шәфигуллинаны тәбрикләде. Кадерниса әби Зәй районындагы бер авылда дөньяга килгән иртә яшьтә ятим калу аркасында балачагы балалар йортында узган. Шуннан аны Сарман районыннан бер гаилә кызлыкка ала. Кияүгә чыккач ире белән Свердловск өлкәсенә күченә...

Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Татарстанның иң өлкән кешесе - 109 яшен тутырган Кадерниса Шәфигуллинаны тәбрикләде.
Кадерниса әби Зәй районындагы бер авылда дөньяга килгән иртә яшьтә ятим калу аркасында балачагы балалар йортында узган. Шуннан аны Сарман районыннан бер гаилә кызлыкка ала.
Кияүгә чыккач ире белән Свердловск өлкәсенә күченә алар. Ләкин гаилә бәхете озын гомерле булмый - фин сугышында катнашкан тормыш иптәше хәбәрсез югала. Бөек Ватан сугышы башлангач, Кадерниса әби балалары белән авылга кайтып урнаша. Кадерниса Шәфигуллина - тыл һәм хезмәт ветераны. Ике баласы - улы һәм кызы, 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Күптән түгел "Шәһри Казан" газетасы да Кадерниса әби белән элемтәгә чыккан иде. Без аннан озак яшәү серләре белән кызыксындык. "Ходай биргән гомерне яшисең инде, тәрбияләгән гаиләм бик яхшы булды, догалар яшәргә булышадыр", - дип җаваплаган иде ул чагында әбиебез. Кадернисә әбине редакциябез коллективы да 109 яшь туган көне белән котлый.
Фото: intertat.ru
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев