Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада беренче тапкыр төбәк сайлауларында «мобиль сайлаучы» механизмы гамәлгә ашырыла

24 июльдән татарстанлылар Дәүләт Советы депутларын сайлауда тавыш бирүдә алар өчен уңайлы булган сайлау участогын сайлый алалар.

24 июльдән Дәүләт Советы депутларын сайлауда фактта булу урыны буенча  тавыш бирү өчен гартизалар кабул итү башланып китте.  

Республика халкының 8 сентябрьдә сайлауларда яшәү урыны буенча түгел, ә үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бу сайлаулар көнендә командировкага, дачага китүчеләр яки рәсми теркәлгән җирдә яшәмәүчеләр өчен уңайлы. Республикада беренче тапкыр төбәк сайлауларында «мобиль сайлаучы» механизмы гамәлгә ашырыла, ул татарстанлыларга үзләре өчен уңайлы участок сайларга мөмкинлек бирә.

Сайлау өчен уңайлы участок сайлау өчен гаризаны өч ысулның берсе белән бирергә мөмкин: 

  • теләсә кайсы Күпфункцияле үзәктә;
  • теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә;
  • дәүләт хезмәтләре Порталы аша gosuslugi.ru.

 

28 августтан башлап гаризаны теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә дә тапшырырга мөмкин булачак. Гаризаны рәсмиләштерү өчен Россия Федерациясе гражданины паспорты кирәк. 

Шулай ук 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр уңайлы участокта тавыш бирү өчен махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Моны теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә генә эшләргә була. Икенче участокта тавыш бирү өчен гариза биргән сайлаучыларга махсус саклагыч маркалы гариза биреләчәк – аның белән уңайлы сайлау участогына 8 сентябрьдә килергә һәм тавыш бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең барлык мәсьәләләре буенча сайлаучылар өчен 8 800 707 2019 номеры буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев