25 июль 2019 яңалыклары
-
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин 49 хаҗины Казан аэропортыннан озатты
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары хаҗиларга сабыр булуларын теләде.
-
Сөт продукциясен “Меркурий” системасына кертү фальсификатны җиңәргә ярдәм итәчәк
Казанда Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
-
Казанлылар "тозсыз" коймалардан көлә
Юл чатындагы тимер коймалар турында сүз инде күп булды. Аларның реааль файдасы булмаганын, ә шәһәр бюджетының шактый өлешен ашаганын танылган блоггер, ландшафт дизайнеры Илья Варламов та, "Казан Кайный" подкастында Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов та "чәйнәп" алды. Хәзер Казан урамнарында, юл чатындагы тимер коймаларның "тозсыз" итеп урнаштырылганнарыннан социаль челтәрләрдә дә көләләр. Биргрәк тә мондый күренешләр Себер трактында еш очрый.
-
Саба РҮХ базасында «диабет Көне»белем бирү семинары узды
Очрашуга Саба районының диабет белән авыручылар, ФАП фельдшерлары һәм табиблар чакырылган иде.
-
Психологлар җәйге яллар вакытында эшләүнең өстенлекләре хакында сөйләде
Экспертлар буш вакытны яраткан шөгыль һәм гаиләгә багышларга киңәш итә.
-
Дәүләт Думасында кайбер төбәкләрдә югары белемне бушлай итәргә тәкъдим иттеләр
Бу әлеге төбәкләрдәге югары уку йортларының җәлеп итүчәнлеген арттырырга, шулай ук туган ягында калучы яшьләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
-
Ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим ителә
Программа 2021 елга кадәр исәпләнгән.
-
Айгөл Зәйнуллинадан шатлыклы хәбәр
«Болгар кызлары » төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның балалары белән булган хәлне барлык кеше дә беләдер инде. Айгөлнең балаларын элекке ире Кзахстанга алып чыгып киткән иде, әни кеше аларны кайтару юлларын эзләде. Һәм, ниһаять, балалар туган илләренә кайткан, бу шатлыгы белән Айгөл инстаграмында бүлеште.
-
Республикада беренче тапкыр төбәк сайлауларында «мобиль сайлаучы» механизмы гамәлгә ашырыла
24 июльдән татарстанлылар Дәүләт Советы депутларын сайлауда тавыш бирүдә алар өчен уңайлы булган сайлау участогын сайлый алалар.
-
ОЗАКЛАМЫЙ – ЮГАЛТУСЫЗ УРАККА
Урып-җыю кампаниясе башланырга да күп вакыт калмый. Басулардагы ашлык өлгереп килә инде.
-
Татарстанның баш онкологы: Соцпакеттан баш тарткан кеше үзен куркыныч астына куя
Республикада онкология белән авыручы 113 мең кешенең 46 меңе соцпакет ала.
-
Татарстанның «Бердәм Россия» мобиль кабул итүләре республика районнарына чыгып китте
24 июньдә,Татарстан «Бердәм Россия»нең алты мобиль кабул итү пункты эшли башлый. Якын арада алар республиканың барлык районнарында 650 дән күбрәк кешене кабул итүне планлаштыралар.
-
Илсөя Бәдретдинова командасында татар җырларын башкарып танылган Африка егете татар кызына өйләнгән
Җырчы Илсөя Бәдретдинова командасында татар җырларын башкарып танылган Африка егете Оливер Мбвебве Камилә исемле татар кызына өйләнгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
-
Татарстанның Яшьләр парламентына ничек сайланырга?
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы инде 15 ел эшли.
-
Бүген Татарстанда 30 градуска кадәр эссе булачак
Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.