Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт продукциясен “Меркурий” системасына кертү фальсификатны җиңәргә ярдәм итәчәк

Казанда Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

2019 елның 1 ноябреннән “Меркурий” системасына барлык әчегән сөт продукциясе дә кертеләчәк. Шул рәвешле терлекчелек продукциясе 100 процентка электрон документлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан буенча Россельхознадзор Идарәсенең хокук куллану практикалары нәтиҗәләре буенча фикер алышу вакытында ведомство җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов әйтте.

“Сөтне “Меркурий” системасына кертү киләчәктә контрафакт продукцияне һәм фальсификатны җиңәргә ярдәм итәчәк. Кеше продукцияне “Меркурий” системасы аша башка исемдә чыгара алмаячак. Система моны эшләтмәячәк”, - диде спикер.

Ул агымдагы елның 1 июленнән системага сыр, ак май һәм сөт консервлары кертелгәнен дә әйтте.

Фото: Вероника Ваганова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев