Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин 49 хаҗины Казан аэропортыннан озатты

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары хаҗиларга сабыр булуларын теләде.

Бүген "Казан" аэропортыннан 49 кеше Хаҗ сәфәренә кузгала. Аларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хәер-фатихасын бирде, киңәшләрен җиткерде.

"Сезне чын күңелдән Хаҗ кылу мөмкинлеге туу белән тәбриклим. Мөфтиебез, мөфтият аппараты, мөхтәсибләр исеменнән сәламнәремне җиткерәм, алар һәркайсы сезгә хәер догада", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хаҗиларга.

Рөстәм Вәлиуллин кешеләр сәфәр алдыннан махсус кагыйдәләрне белеп барырга, ир-атлар һәм хатын-кызлар үз-үзен тотышында чикләүләрне истә тотарга тиешлеген искәртте.

"Бигрәк тә чит илдән китаплар алып кайтканда, төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә өндибез. Кайбер әдәбиятта дини хакыйкать ялгыш бирелергә, ялгыш мәгълүмат булуы мөмкин. Һәр хаҗи бүләккә китап алса да, файдалымы-юкмы икәнлеген сорашырга тиеш башта", - диде ул.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хаҗиларга сабыр булырга киңәш итте. "Ашаганнан соң, көр генә йоклаганнан соң сабыр итү җиңелрәк. Ә ризыктан киселү сәбәпләре булса, йокыга зыян килсә башкачарак булырга мөмкин. Гыйбадәт кылганда, кемнәрнеңдер аякларга басу ихтимал. Сүгенеп, йодрыклар белән кизәнергә, ызгышырга ярамый", - диде.

Рөстәм хәзрәт төркем җитәкчеләре үзләре Хаҗга барып кайткан һәм махсус курслар узган кешеләр булуын әйтте. Бүген китә торган төркемнең җитәкчесе - Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов. Ул хаҗиларга догалык, юлкүрсәткеч белешмәлек, сүзлек, рәсми оператор "ТР МДН Хаҗ"дан махсус сумкалар таратылганын әйтте. "Бу сумкалар анда йөргәндә булыша. Алар буенча үзебезнекеләрне җиңел таныйбыз", - диде.

"ТР МДН Хаҗ" җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов иминлек мәсьәләсендә хаҗиларга дифтерия, менингиттан барлык хаҗиларга да прививка ясалганын билгеләп узды. "Хаҗ сәфәренә 20 табиб барачак. Алар самолетта да, автобуста да озата бара. Төрле квалификация табиблары бар", - диде.

Бу төркем башта Мәскәүгә, аннан Дубайга оча. Дубайдан ике тәүлеккә якын автобуста барачаклар. Кичә 196 кешелек дүрт төркем киткән. Хаҗга Татарстаннан барлыгы 36 төркем юл алачак. Соңгы төркем 4 августта кузгалачак.  

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев