Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ОЗАКЛАМЫЙ – ЮГАЛТУСЫЗ УРАККА

Урып-җыю кампаниясе башланырга да күп вакыт калмый. Басулардагы ашлык өлгереп килә инде.

Район  хуҗалыклары хезмәтчән­нәре алдында 24395 гектар  мәй­данда  бөртекле-кузаклы культуралар  җыеп  алу  бурычы  тора. Әлеге мөһим чорга әзерлек тә күптән башланды. Узган атнада  районда агросәнәгать комп­лексы оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары, ындыр табагы җиһазлары һәм ашлык киптерү агрегатлары паркының 2019 ел уңышын җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Санап  кителгән техниканың эшкә яраклыгын Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, республиканың Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе Саба муниципаль районы буенча инспекторы һәм "Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесе вәкиле составындагы комиссия  50 баллы шкала буенча бәяләде. Иң  югары   күрсәткечкә “Игенче” җәмгыяте  иреште. Биредә әзерлек  сызыгына 30 берәмлек техника  куелган  иде. Шуларның 7се ашлыкны суктыру, берсе игеннәрне теземнәргә салу (“Енисей”) комбайны. Таләпчән комиссия әгъзалары “кыр кораблары”ның һәр узелын җентекләп   күздән  кичерделәр. Герметиклыгын тикшерү өчен Эзмәдә Ленар Зарипов, Шекше бригадасында Илнар Яруллин комбайны  ургычларына салам белән катнаштырып  салынган ашлыкның җәймәгә төшкәне күренмәде (фото). Димәк,  комбайнчылар игенчеләрнең хезмәтенә түләү шартлары буенча сыйфатлы ремонт өчен каралган 100 процент күләмендәге премиягә лаеклы дигән сүз. Гомумән, хуҗалыкта урып-җыю вакытында техникага хезмәт күрсәтүче  хезмәткәрләргә эш хакы  түләү  һәм комбайнчыларны матди  кызыксындыру  мәсьәләләренә бик төгәл, төпле якын килгәннәре   күренде.   “Туган  як”та Айдар Тимергалиев, Нияз һәм Илназ Маликовлар да комбайннарының  да бөртек  коймый эшлиячәгенә (48 балл) гарантия бирергә була. “Ындыр табагы,  амбарларыбыз да ашлык  кабул итәргә әзер. Урып-җыюны август  аена  чыгуга башларга торабыз”,– диде хуҗалык  агрономы  Рөстәм Ганиев. Смотр-конкурста 3нче  урын “Нырты” предприятиесенә  бирелде.

Тикшерү барышында төп басым урып-җыю  кампаниясе  чорында  хезмәтне саклауга, механизаторларның иминлеген,  янгын  куркынычсызлыгын тәэмин  итү   мәсьәләләренә ясалды.  Комиссия   комбайннарның янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары,  комбайнчыларның  махсус  кием  белән  тәэмин  ителешен  дә  тикшерде. ''Кырда бәхетсезлек очраклары килеп  чыкмасын өчен беренче  чиратта кайгырту инженер-техник хезмәткәрләрнең  көндәлек бурычы булып кала”, – ди “Гостехнадзор” идарәсенең Саба муниципаль районы буенча инспекторы Рөстәм Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев