Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның «Бердәм Россия» мобиль кабул итүләре республика районнарына чыгып китте

24 июньдә,Татарстан «Бердәм Россия»нең алты мобиль кабул итү пункты эшли башлый. Якын арада алар республиканың барлык районнарында 650 дән күбрәк кешене кабул итүне планлаштыралар.

«Бердәм Россия» бренды астындагы «Бердәм Россия» партиясенең алты автобусы республика районнарына юл ала

– Быел без 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк мобиль кабул итү пунктларында 650 гражданнарны кабул итәргә планлаштырабыз. Беренче кабул итүләр Чистай, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча шәһәрләрендә узачак. Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре республика халкының тәкъдимнәрен һәм наказларын җыячак, - дип хәбәр итте брифингта ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова

Мобиль кабул итү бүлмәләре ерактан ук күренеп тора. Алар  «Бердәм Россия» символикасы төшерелгән Ак микроавтобуслар. Аларның һәркайсы республиканың берничә районында эшләячәк. Бу Татарстанның бөтен территориясен мөмкин кадәр нәтиҗәле колачларга мөмкинлек бирә.

 

Мобиль кабул итү пункты көн саен (дүшәмбе һәм сишәмбедән тыш) - 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли. Алдан язылу таләп ителми.

2014 елда «Бердәм Россия» ТР Дәүләт Советының алдагы сайлауларында 2500 наказ җыйган. Хәзерге вакытка аларның 83% ы үтәлгән. Калганнары күбрәк вакыт таләп итә.

Республикада «Бердәм Россия» нең мобиль кабул итү бүлмәләреннән тыш, гражданнар наказларын җыюның тагын бер каналы – «МОЙДЕПУТАТ» интернет-сервисы эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев