Татарстандагы җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 99,5%ында санитар нормалар үтәлми
Яңалыклар

Татарстандагы җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 99,5%ында санитар нормалар үтәлми

Республикадагы җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 99,5%ында (!) санитар нормалар үтәлми, дип нәтиҗә ясаганнар. Белгечләр 386 оешманы тикшергән: 1096937,5 сумлык штраф билгеләү турында 313 карар чыгарылган. Тагын 72 административ эш кузгатылырга тора. Белгечләр тарафыннан, күпчелек очракта, уртак файдалану урыннарындагы тиешле режимның үтәлмәве, азык-төлек саклау шартларының бозылуы, аш бүлмәсе кирәк-ярагын эшкәртү кагыйдәләре үтәлмәве...

Республикадагы җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 99,5%ында (!) санитар нормалар үтәлми, дип нәтиҗә ясаганнар. Белгечләр 386 оешманы тикшергән: 1096937,5 сумлык штраф билгеләү турында 313 карар чыгарылган. Тагын 72 административ эш кузгатылырга тора. Белгечләр тарафыннан, күпчелек очракта, уртак файдалану урыннарындагы тиешле режимның үтәлмәве, азык-төлек саклау шартларының бозылуы, аш бүлмәсе кирәк-ярагын эшкәртү кагыйдәләре үтәлмәве ачыкланган.

Безнең гәҗит


Нет комментариев