Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республиканың мәгариф хезмәткәрләре нигә Сабага җыелган

2016нчы елның 30нчы ноябрендә республика районнарының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасарлары катнашында, тәҗрибә уртаклашуга багышланган, республика семинары үтте. Семинарның темасы: "Муниципаль мәгариф системасының нәтиҗәле үсеше өчен белем бирүдә педагогик кадрларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү". Семинар эшчәнлегендә ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Республика белемне мониторинглау...

2016нчы елның 30нчы ноябрендә республика районнарының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасарлары катнашында, тәҗрибә уртаклашуга багышланган, республика семинары үтте. Семинарның темасы: "Муниципаль мәгариф системасының нәтиҗәле үсеше өчен белем бирүдә педагогик кадрларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү".

Семинар эшчәнлегендә ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Республика белемне мониторинглау үзәге директоры Айрат Мөхәммәтов, Республика Мәгарифне үстерү институты вәкилләре дә катнашты.

Семинарны Саба Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров ачып җибәрде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Таһир кызы Капитонова Саба муниципаль районы мөгаллимнәренең һөнәри осталыгын үстерү программасын тәкъдим итте.

Шулай ук 5 тематик мәйданчыкта район тәҗрибәсе күрсәтелде.

Саба мәгариф идарәсенең методик эшчәнлеге югары бәяләнде.

Фәридә Вилданова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев