Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Россиянең бөтен төбәкләреннән татар телле имамнарны сорыйлар

Россия ислам институты ректоры әйтүенчә, татар телле имамнар кирәк булса да, абитуриентларда татар телен өйрәнергә зур теләк юк.

Россиянең бөтен төбәкләреннән татар телле имамнарны сорыйлар, шуңа күрә татар телен белү бик мөһим . Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

“Россиянең бөтен төбәкләреннән татар телле имамнарны сорыйлар, аларны мәчетләрдә көтеп торалар. Яхшы укыган укучыларны эшкә урнаштыру проблема түгел. Безнең уку йортларында 50-60 процент укучы үз белгечлеге буенча эшли. Бу - бик югары күрсәткеч”, - диде ул.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, дин әһелләрен әзерләгәндә, татар теле бик мөһим, чөнки ансыз республикада телне белмичә эшкә урнашу авыр. Дини уку йортларында татар теле буенча махсус дәреслекләр әзерләнде, методик әсбаплар эшләнде. Ислам динен саклап калу өчен татар теле бик мөһим, диде хәзрәт.

“Укучыларның татар теленә булган мөнәсәбәте төрлечә. “Татар теле, аһ!” дип үлеп торганнары юк. Безгә килгәндә, алар Исламны тирәнтен өйрәнергә киләләр, әмма татар теле белгечләре кирәк икәнен белгәч, алар татар телен укырга кирәклеген аңлыйлар”, - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

16 апрельдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөселман дини мәгариф оешмалары – Татарстан мәдрәсәләре директорлары киңәшмәсендә абитуриентларны туплау мәсьәләсен хәл итү турында сүз барган.

“Студентларны күп чыгарабыз, читтән торып укучылар да хәтсез, ләкин барыбер имамнар җитми. Шуңа күрә студентларга стипендия түләп, Диния нәзарәте белән килешү төзеп, тулай торакта бушлай яшәтеп, аларны өч елга берәр мәхәлләгә беркетергә дип уйлыйбыз. Шушындый системага күчсәк, укытуның нәтиҗәләре яхшырак булыр”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев