Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифат Зарипов Салават концертын Зиннәтулла Билалетдинов белән бергә караган [+фото]

- 8 август көнне, Салават Зәкиевич концертына чакырды, - ди Рифат. - Хатыным бала белән бара алмады, үзем генә киттем. Урыным "Ак барс" хоккей командасы тренеры Зиннәтулла Хәйдәрович белән туры килде. Ул да үзе генә килгән. Концерт башланганчы рәхәтләнеп татарча аралашып утырдык.

"Салават күптән чакыра иде, ниһаять, килдем. 7 ел Салават концертын караганым юк", - ди. Хоккей турында да сөйләштек. Мин үзем "Ак барс"ның җанатары булгач, әлеге сөйләшү минем күңелгә аеруча да хуш килде. "Тренировкалар бара, уенга әзерләнәбез. Иртәгә президент килә, аны каршы аласы бар. "Татнефть-Арена"ның да директоры яңа кеше, составта да яңа уенчылар бар", - дип сөйләде.
Зиннәтулла Хәйдәрович бик гади һәм җайлы кеше икән. Концерттан соң йөзләгән тамашачы аның белән фотога төште.
"Концертларга йөрергә вакыт бик юк, әмма татар җырларын тыңлыйм", - ди. Мине дә беләм дигән булды әле. Күңеле булсын дигәндер инде.
http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев