Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифкать Миңнеханов һава шартлары начар булган вакытта ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә

Татарстанның баш дәүләт инспекторы искәртеп узганча, былтыр декабрь аенда 11 кешенең гомерен алып киткән һәлакәтләр кышкы шиналарга күчмәү аркасында килеп чыккан иде. 11-12 гыйнвар көннәрендә булган коточкыч фаҗигаләрдә кеше факторы сәбәпче. Рифкать Миңнеханов ассызыклап узганча, коры, явым-төшемсез көнне аварияләр алай күпләп теркәлми. Һава торышының кисәк үзгәреп торуы, бозлавык хасил булу,...

Татарстанның баш дәүләт инспекторы искәртеп узганча, былтыр декабрь аенда 11 кешенең гомерен алып киткән һәлакәтләр кышкы шиналарга күчмәү аркасында килеп чыккан иде. 11-12 гыйнвар көннәрендә булган коточкыч фаҗигаләрдә кеше факторы сәбәпче. Рифкать Миңнеханов ассызыклап узганча, коры, явым-төшемсез көнне аварияләр алай күпләп теркәлми. Һава торышының кисәк үзгәреп торуы, бозлавык хасил булу, һәлакәтләр килеп чыгуга йогынты ясый. Бүген Рифкать Миңнеханов тотрыксыз һава шартларын исәпкә алып, автомобильчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм игътибарлы булырга киңәш итте. ТР баш дәүләт инспекторы шулай ук каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан тыелып тору, бары тик кышкы шиналарны гына куллану, куркынычсызлык каешларын эләктерү, 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус саклагыч җайланмаларда утыртып йөртү әһәмияте турында кисәтә. Шулай ук ул артык ихтыяҗ булмаганда начар һава шартлары хакимлек иткән көннәрдә ерак юлларга чыгарга тыелып тору әһәмиятенә дә басым ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев