Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринат Билалетдиновны "Торпедо"га чакыралар

Казан футбол җанатарлары өчен яхшы таныш шәхес, тренер Ринат Билалетдиновны Мәскәүнең "Торпедо" командасына баш тренер вазифасына чакырганнар.

Ринат Билалетдиновның соңгы эш урыны Казанның "Рубин" командасы булды. Ул 2015 елның сентябрендә "Рубин"нан отставкага озатылган иде.

- "Торпедо"дан, дөрестән дә, шалтырату булды, - дигән Ринат Билалетдинов. - Тәкъдим дә, уйланырга вакыт та бар. Барысын да бизмәнгә салып үлчәргә кирәк әле. Моннан тыш та берничә командадан чакырулар булды. Чемпионат азагына кадәр карар кабул итәргә җыенмыйм. Чөнки ныклап уйланырга кирәк.

Сүз уңаеннан, әле кайчан гына Россия чемпионатының иң югары лигасында чыгыш ясаган атаклы "Торпедо" бүген Профессиональ футбол лигасы дип аталучы 2 нче лигада чыгыш ясый. Дәрәҗәсе ягыннан Россиядәге өченче лига гына булса да, "Торпедо" анда да артта сөйрәлә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев