Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин бинтларга уралып, гипс салынган килеш концерт куйган [+фото]

30 июль көнне Карамалы Гобәй авылында ачык һавада Ришат Төхвәтуллинның "Җәйге очрашулар" дип исемләнгән концерты булып узды. Ерак араларны якын итеп, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән җыелган халык Ришатның сәхнәгә чыгуын тилмереп көткән. Ниһаять, 2 сәгать вакыт узгач, бинтларга уралган, кулларына гипс салынган кыяфәттә Ришат тамашачылары алдына чыгып, моңлы җырларын...

30 июль көнне Карамалы Гобәй авылында ачык һавада Ришат Төхвәтуллинның "Җәйге очрашулар" дип исемләнгән концерты булып узды. Ерак араларны якын итеп, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән җыелган халык Ришатның сәхнәгә чыгуын тилмереп көткән. Ниһаять, 2 сәгать вакыт узгач, бинтларга уралган, кулларына гипс салынган кыяфәттә Ришат тамашачылары алдына чыгып, моңлы җырларын бүләк иткән.

Туймазы хастаханәсендә дәваланган җырчының үзендә көч табып, яраткан тамашачысына биргән вәгъдәсенә тугры калып, аларны хөрмәтләп, концерт бирүе батырлыкка тиң. Интернет челтәрендә тамашачылар юлланган хәбәрләр изге теләкләр белән сугарылган.

Концерт исә искиткеч матур узган. Ришатның әти-әнисе, туганнары, якыннары, иптәшләре, сәхнәдәш дуслары җырчыны авыр хәлендә ялгызын калдырмыйча, ярдәм итеп, "Җәйге очрашулар"ны югары рухта оештырган. Ришатның тизрәк савыгуын һәм безне яңадан-яңа җырлары, концертлары белән сөендерүен теләп калабыз, дип яза "Әлмәт таңнары".

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев