Ришвәт җиле каян исә
Икътисадның бугазыннан алган ришвәтчелек зәхмәтеннән бер ил дә азат түгел. Дөнья масштабындагы иң җитди проблемаларның берсе ул.
Мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең игътибарын ныграк җәлеп итү өчен Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне дә булдырылды. Ул 2004 елдан алып 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Коррупциягә каршы көрәштә һәр нәтиҗәле чара үзен аклый. Массакүләм мәгълүмат чаралары да бу эштә өлеш кертә ала. Узган атнада “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча журналистларның квалификациясен күтәрү курсы оештырган иде. Психология фәннәре кандидаты, профессор Юлия Андреева “Журналист тикшерүе” жанрының үзенчәлекләре турында сөйләде. Әлеге жанрда эшләүдә чыганаклар һәм персонажлар табу –катлаулы процесс һәм соңыннан янауларга да әзер торырга кирәк. “Бу очракта сез нишләр идегез?”– дип сорау куйды үзенең дә шундый вәзгыятьтә калганы булган профессор һәм җавап та бирде. Нишләгән, дисез? Аңа коррупция факты турында мәгълүмат бирүчеләр бандитлар белән бәйләнешкә кергән. Шуннан соң “Түбә астында” булып чыккан журналистка янаулар тукталган.
Коррупция җиленең кайсы тарафлардан үсүен анализлауда социологик сораштырулар да әһәмияткә ия. Күптән түгел “Ришвәтчелек турында Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең фикерләрен өйрәнү“ социаль-икътисадый мониторингы буенча 2018 елның социологик тикшерүләр нәтиҗәләре билгеле булды. Сорашуларда 18 яшьтән өлкәнрәк төрле социаль хәлдәге 3110 кеше катнашкан. Тикшерүләрнең төп объектлары респондентның шәхси ришвәтчелек тәҗрибәсе, коррупция сәбәпләре һәм аның белән көрәш чаралары булган. Сорашуда катнашканнарның 39,4 проценты ришвәтчелекне үзендә һәм шәхси тормышында тойган. Муниципаль берәмлекләрендә төп проблемалар дип республикабызда яшәүчеләр түбәндәгеләрне саный: кибетләрдә товарларга бәяләрнең югары булуы; эшкә урнашу кыенлыгы; юлларның һәм күперләрнең начарлыгы; хезмәт хакының түбән булуы һәм аны вакытында түләмәү; авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь тармагындагы проблемалар. Респондентларның төп өлеше коррупцияне уртача дәрәҗәдә калган дип бәяли, ягъни татарстанлыларның ришвәтчелек турында фикерләре соңгы өч елда әллә ни үзгәрмәгән. Саба районында коррупциянең дәрәҗәсе югары дип санаучылар 16 процент тәшкил иткән. Ягъни муниципаль берәмлекләр арасында без 13нче урында. Безнең районнан сораштыруда катнашучыларның 15 проценты үзенең коррупцияле вәзгыятькә таруын таныган. 2017 елда андыйлар тагын да күбрәк 25 процент булып чыккан. Без бу яктан Яшел Үзән районыннан һәм Яр Чаллыдан гына калышабыз. Мисалга, күрше Теләче районында андыйлар юк дәрәҗәсендә. Сораштыруда халыкның эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә хезмәт урыныннан файдалану фактлары буенча да халыкның фикере ачыкланган. Саба респондентларының 30 проценттан артыгы андый фактлар власть органнарында (туган җепләре һәм әшнәлек мөнәсәбәтләре буенча) күзәтелә дип санаган районнар исемлегенә кергән. Шулай ук сабалыларның 30 проценттан артыгы җирле матбугатта коррупциягә каршы материаллар да җитәрлек түгел дигән фикердә.
Шунысы сөендерә, Татарстанда яшәүчеләрнең 46,2 проценты коррупция хәленә эләгеп, ришвәт бирүдән баш тарткан. Төп сәбәп сыйфатында үз проблемаңны башка юл белән хәл итү мөмкинлеге аталган. Сорашуда катнашучыларның 29 проценты, дәүләт тарафыннан үткәрелә торган чаралар ришвәтчелекнең кимүенә китерәчәк, дигән фикердә. Шулай булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев