Саба таңнары

Үрнәккә лаек адым

Россиядә авыллар киләчәген аграр тармак үсеше белән бәйлиләр. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгында үсеш тенденциясе күзәтелә: җирләр эшкәртелә, элекке колхозлар күләмендә булмаса да, терлекчелек комплекслары төзелә, яңартыла, заманча техника, яңа технологияләр кулланыла. Моңа, әлбәттә, дәүләт ярдәм чаралары белән берраттән, шәхси инвестицияләр дә уңай йогынты ясый. Ә бу эшнең асылы, минемчә, фермерчылык...

Россиядә авыллар киләчәген аграр тармак үсеше белән бәйлиләр. Соңгы вакытта авыл хуҗалыгында үсеш тенденциясе күзәтелә: җирләр эшкәртелә, элекке колхозлар күләмендә булмаса да, терлекчелек комплекслары төзелә, яңартыла, заманча техника, яңа технологияләр кулланыла. Моңа, әлбәттә, дәүләт ярдәм чаралары белән берраттән, шәхси инвестицияләр дә уңай йогынты ясый. Ә бу эшнең асылы, минемчә, фермерчылык хәрәкәтенең үсеш алуында да.

Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән кайтып, аграр кәсепкә үзләрен багышлаучы якташларыбыз арта. Мондый мисаллар татар авылларында да байтак. Аеруча яшьләрнең бу тармакка тәвәккәл адымнары мактауга лаек. Димәк, авылның демографик үсешендә дә өмет бар.

Ранит Вәлеев белән Ләйсән Жамалова (фотода) шундыйлардан. Яшь пар башкаладан кече ватаннары Яндавишчага кайтып, фермерчылык белән шөгыльләнергә ниятләнәләр. Бүгенгә алар итле продукция реализацияләү белән шөгыльләнәләр. Шул максатка Сергачның төрле почмакларында өч махсус кибет ачканнар. Яшь эшмәкәрләрнең төп принцибы - халыкны безнең төбәктә җитештерелгән, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү. Шуңа күрә алар җирле фермерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшчәнлек алып баралар. Хәләл продукция сату мөмкинлекләрен дә карыйлар. Тик бүгенгә, тиешле кануннарга нигезләнеп җитештергән ит белән тәэмин итүче хуҗалык таба алмыйлар.

- Эшчәнлегебезнеңтөп юнәлешен, әлбәттә, фермерчылыкта күрәбез, ә кибетләр бу максатыбызга ирешергә ярдәм итә. Өлкә максатчан программаларына да өмет баглыйбыз. Хәзер җир пайларын, терлек каралтыларын арендага алу мөмкинлекләрен эзлибез. Без терлекчелек тармагының итле продукция җитештерү юнәлешендә эшләргә ниятләнәбез. Махсус цех булдырып, хәләл ризыклар да ясарбыз. Бу катлаулы эш, чөнки хәләл товар җитештерү ислам кануннарына каршы килергә тиеш түгел. Шушы юнәлештәге эшчәнлекне Россия мөселманнары Диния нәзарәте комиссиясе тикшерә һәм тиешле сертификат бирә. Гомумән алганда, без тулы цикллы җитештерү процессын гамәлгә куярга планлаштырабыз.

Үз җиребездә үскән экологик чиста игеннән фураж, киң болыннарда туклыклы матдәләр белән тулган сусыл азык ашатып, токымлы терлек үстерербез, Алла боерса, - дип уртаклаштылар планнары белән булачак фермерлар.

Ранит белән Ләйсәннең уңышлы тәҗрибәсе таш калаларда авылларын сагынып хезмәт итүче яшь егет-кызларыбызга үрнәк булыр дип ышанасы килә. Бүген шушы халыкка яшәү чыганагы, илгә азык-төлек куркынычсызлыгы нигезе булып торган игенче, терлекче, бакчачы кебек аграр һөнәрләр урынсыз кимсетелә. Ә совет да авыл хуҗалыгы хезмөтк космонавтлар, хәрбиләр ке хөрмәткә лаек иделәр. Югарыдагы һөнәрләрнең җәмгыятьтә элекке хөрмәтле урыннары кире кайтыр дип ышанасы килә һәм моңа беренче адымнар бар инде. Язма геройларның үрнәге моны ачык исбатлый.

Автор фотосы.

    Ринат СӨННӘТОВ
    Туган як

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: